Логотип «Мәйдан» журналы

Нинди икмәк бавырны бетерә?

Таныш хәл бит: икмәкнең бер ягы аз гына күгәрә башласа, ташларга кызганыч, шул өлешен генә кисеп, калганын кулланырга мөмкин дип уйлыйбыз. Тик болай итү сәламәтлеккә зур зыян китерә, ди табиблар. Иң б...

Таныш хәл бит: икмәкнең бер ягы аз гына күгәрә башласа, ташларга кызганыч, шул өлешен генә кисеп, калганын кулланырга мөмкин дип уйлыйбыз. Тик болай итү сәламәтлеккә зур зыян китерә, ди табиблар. Иң беренче чиратта бавыр эштән чыгачак.
ikmek
Еш кына ипидә бәрәңге авыруы күзәтелә. Ул яшькелт күгәрек белән каплана. Бу – сәламәтлек өчен зыянлы.
Ипи аз гына күгәрә башласа, кайбер кеше шул өлешен кисеп ала да икмәкне ашый. Ләкин бу күренеп торган күгәрек – айсбергның башы гына. Аз гына күгәрек күрендеме, гөмбәчекләр икмәкнең эченә үк үткән була инде. Бу кешенең бавырына зур зыян китерер­гә мөмкин, ди табиблар.
Икмәкнең тиз искерүе, күгәреп чыгуы онның сыйфатсыз булуына да бәйле. Икмәкнең их яхшысы - төрле кушылмалар булмаганы, составында ингредиентлар мөмкин кадәр азрак булганы, – дип саный белгечләр.
 
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Nindi-ikm-k-bavirni-beter-161982/

Комментарийлар