Логотип «Мәйдан» журналы

Ничек баерга?

Акча агымын үзегезгә җәлеп итәсегез килсә, халыкның нәтиҗәле сынамышларына колак салыгыз.Сезгә акча кергән саен берәр фәкыйрь, мохтаҗ кешегә аз гына булса да өлеш чыгарыгыз. Шулай итсәгез, киләчәктә а...

Акча агымын үзегезгә җәлеп итәсегез килсә, халыкның нәтиҗәле сынамышларына колак салыгыз.
zont-s-dengami
Сезгә акча кергән саен берәр фәкыйрь, мохтаҗ кешегә аз гына булса да өлеш чыгарыгыз. Шулай итсәгез, киләчәктә акча тагын да күбрәк керер.
Кызыл кошелек үзенә акча тартып тору көченә ия. Банкноталарны бер якка каратып, саннар белән аска салырга кирәк. Кошелекка салынган бер купюраны беркайчан да туздырмагыз, ул акча җәлеп итеп тора.
Күбәләкләр һәм кошлар да акчалы булырга теләүчеләргә яхшы билге икән. Яныгызга күбәләк килеп утырса, акча киләчәгенә әзер булыгыз.
Бер кечкенә кызыл үрмәкүч бар бит? Аны халык “акча үрүче” дип йөртә. Әгәр бу бөҗәкне киемегез өстендә күрсәгез – яңа киемгә, уч төбегездә - акчага.
Акча җәлеп итәр өчен өстәл япмасы астына - бер кәгазь акча, ә ишек төбендәге җәймә астына бер тимер акча салып куегыз.
 
Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/Nichek-baerga-253375/

Комментарийлар