Логотип «Мәйдан» журналы

Ницца шәһәрендә теракт

Франциянең Ницца шәһәрендә Бастилияне алу бәйрәменә җыелган халык өстенә йөк машинасы килеп кергән. Фото: http://www.mk.ru/Төрле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 84 кеше һәлак булган, тагы...

Франциянең Ницца шәһәрендә Бастилияне алу бәйрәменә җыелган халык өстенә йөк машинасы килеп кергән.
2024964_3954100 Фото: http://www.mk.ru/
Төрле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, 84 кеше һәлак булган, тагын 200ләп кеше төрле җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләр арасында чит ил гражданнары, шул исәптән россиялеләр дә бар. "Казан журналисты Елена Мельник та Ниццада коточкыч вакыйгаларның шаһиты булган", - дип яза http://intertat.ru.
Фото: http://haqqin.az/ Фото: http://haqqin.az/
Һәлакәт салют вакытында, кичә кич сәгать 23ләр (Мәскәү вакыты белән 00 сәгать) тирәсендә булган. Йөк автомобиле зур тизлек белән фейерверкны күзәтүче халык өстенә килеп кергән һәм берничә йөз метр барган. Йөк машинасының йөртүчесе полиция тарафыннан атып үтерелгән.
Кайбер мәгълүматларга караганда, автомобиль йөртүче кабинадан чыккан һәм җыелган халыкка ата башлаган. «Le Figaro» газетасы автомобильдә ут белән ату коралы һәм гранаталар табылган дип яза.
Йөк машинасы йөртүчесенең кем булуы ачыкланган. Ул - 31 яшьлек тунис чыгышлы француз. Әлегә исеме әйтелмәсә дә, аның берничә тапкыр француз полициясе күзенә ташланганы булган инде.
"Рейтер" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Ницца префектурасы әлеге вакыйганы "атака" дип атаган һәм шәһәр халкыннан өйләреннән чыкмавын үтенгән. Һәлакәт урынында полиция ябык зона булдырган. Зыян күргән кешеләргә медиклар һәм полиция хезмәткәрләре ярдәм күрсәтә.
Вакыйга террорчылык акты буларак тикшерелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/http://ria.ru/world

Комментарийлар