Логотип «Мәйдан» журналы

Ни өчен туйларда "ачы" дип кычкыралар?

Ни өчен туйда "ачы!" дип кычкыралар? the-village сайты шул хакта яза.Билгеле, "ачы" дип кычкыру рус туйларыннан кергән, ул "горько"ның тәрҗемәсе.Тарихчы-этнограф Мария Стрелова язуынча, бу хорафатлар...

achy-dip-ejtuНи өчен туйда "ачы!" дип кычкыралар? the-village сайты шул хакта яза.
Билгеле, "ачы" дип кычкыру рус туйларыннан кергән, ул "горько"ның тәрҗемәсе.


Тарихчы-этнограф Мария Стрелова язуынча, бу хорафатлар белән бәйле. Туйлар авыл хуҗалыгы елы тәмамлангач, көзен булган, чөнки эш өстендә туй уздырырга вакыт булмаган. Туй уздыру йолаларының берсе шундый булган - боздан тау ясаганнар, кәләш шунда менеп баскан. Кунаклар "горка!" - "тау!" дип кычкыргач, кияү "горка" - тауга менәргә тиеш булган, билгеле бу кыен һәм көлкеле күренеш булган. Менеп җиткәч, кияү кәләшне үбеп алган.


Әмма бу теорияләрнең берсе генә.


Икенче теория - кияүгә чыккан кыз ярты ел әниләрен күрмәскә тиеш булган, шундый никах кына нык дип саналган. Кызны кияүгә биргәндә, гадәттә, аның фикерен сорамаганнар. Билгеле, кияүгә чыгу кызлар өчен шатлыклы хәл булмаган. Килен ак киемнән булган - бу чисталык һәм... матәм төсе саналган. Кияүгә чыкканда кыз туган нигезе белән хушлашып, елап җырлаган. Үзенең авыр язмышы турында ул "горько" - "әче" дип әйтеп җырлаган. Кызлар үз теләкләре белән чыга башлагач та, "горько" кычкыру сакланган.


Шулай ук өченче теория дә бар, ул икенчесе белән күпмедер аваздаш. "Невеста" рус телендә "билгеле түгел" дигән сүздән килеп чыккан. Кияү өчен дә бу сынау булган. Кунаклар ике як өчен дә авыр - "горько" булган халәтне үбешеп җиңеләйтергә теләгән.

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/ni-chen-tuylarda-achy-dip-kychkyralar/

Комментарийлар