Логотип «Мәйдан» журналы

"Нәни энҗеләр" бәйгесендә катнашучы татар кызлары бәрәңге тәкәсе пешерде (+ФОТО)

29 октябрь көнне Чиләбе өлкәсендә җирле Татар конгрессы тарафыннан үткәрелүче “Татар кызы-2016. Нәни энҗеләр” бәйгесенең икенче этабы узды. Фото: https://www.1obl.ruБу бәйгедә 8-10 яшьлек кызлар катна...

29 октябрь көнне Чиләбе өлкәсендә җирле Татар конгрессы тарафыннан үткәрелүче “Татар кызы-2016. Нәни энҗеләр” бәйгесенең икенче этабы узды.
dsc00019 Фото: https://www.1obl.ru
Бу бәйгедә 8-10 яшьлек кызлар катнаша.
Беренче турда кызлар татар милли бизәнү-ясану әйберләре ясауда осталыкларын күрсәткән иде. Ә икенче тур аш-су осталыгына багышланды. Кызлар бәрәңге тәкәсе пешерде. Аларга бу эштә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле вәкилләре булышты.
Финал 26 ноябрьдә Чиләбе шәһәренең Колющенко исемендәге Мәдәният сараенда үтәчәк. Анда кызлар җыр-бию һәм башка осталыкларын күрсәтәчәк.
dsc00196
 

Комментарийлар