Логотип «Мәйдан» журналы

Намазга видео буенча өйрәнергә мөмкин (ВИДЕО)

Россия ислам институты студентлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге белгече, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина җитәкчелегендә хатын-...

Россия ислам институты студентлары Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге белгече, Россия ислам институтының уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина җитәкчелегендә хатын-кызларга намаз уку тәртипләре буенча видео әзерләделәр, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Намаз ул – ислам диненең биш баганасының берсе, аны үтәү мәҗбүри, ул җанны пакьли, калебләрне нурландыра һәм кешене Аллаһы каршында мәртәбәле итә. Татарстандагы күп кенә этник мөселманнарның намаз уку тәртипләрен белмәвен һәм даими рәвештә мәчеткә йөри алмауларын истә тотып, әлеге гамәлне өйдән чыкмыйча гына үтәргә өйрәнү өчен видеодәрес иң гади һәм уңайлы юл булып тора. Роликта намазны үтәү гамәлләре тулы эзлеклелектә күрсәтелә, тәннең һәрбер торышына аңлатмалар бирелә, сүзләрнең дөрес әйтелеш кагыйдәләре ныгытыла, чөнки рус хәрефләре гарәп теле фонетикасына караган авазларны тулысы белән биреп бетерә алмый.
“Хатын-кызлар намазы” видеосын карау өчен түбәндәге сылтама буенча керергә кирәк:
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=97gt9Wtwlq4[/embed]

Комментарийлар