Логотип «Мәйдан» журналы

Муса Жәлилнең кызы Чулпан ханым Казандагы төп йортында кунакта булды

 9 гыйнварда Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым үзенең кызы һәм оныклары белән Казанда элек яшәгән фатирларында кунакта булды. М.Горький урамының 17 йортында урнашкан бу музей-фатирда Чулпан Муса кы...

 
9 гыйнварда Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым үзенең кызы һәм оныклары белән Казанда элек яшәгән фатирларында кунакта булды.
chulpan
М.Горький урамының 17 йортында урнашкан бу музей-фатирда Чулпан Муса кызының бәхетле балалык еллары үткән. Ул биредә әтисе, әнисе белән бергә кичергән шатлыклы көнннәрен искә төшерде. Узенә 4-5 яшь чакта бу фатирда һәм Аккош күлендәге язлыкта язучылар белән булган очрашуларны, сугыш башланган хәвефле көннәрне ул әле дә онытмый. Анда Чулпан ханым, аның кызы Татьяна, оныклары Миша һәм Лиза, шулай ук Муса Җәлилнең музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова белән әңгәмәләр үткәрелде, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты.
musa

Комментарийлар