Логотип «Мәйдан» журналы

Муса Җәлилнең оныгы хәйрия акциясеннән җыелган акчаларын Казанда хосписка тапшырды

Муса Җәлилгә һәйкәл ачылышында аның оныгы - «Балалардан балаларга ярдәм» фонды программасы музыкаль җитәкчесе Татьяна Малышева хәйрия концертларында җыелган барлык акчаны Казандагы балалар хосписына т...

Муса Җәлилгә һәйкәл ачылышында аның оныгы - «Балалардан балаларга ярдәм» фонды программасы музыкаль җитәкчесе Татьяна Малышева хәйрия концертларында җыелган барлык акчаны Казандагы балалар хосписына тапшырды.
5080
«Балалардан балаларга ярдәм» программасы кысаларында Казанда һәм Чаллы шәһәрләрендә өч социаль концерт үткәрелгән. Герой-шагыйрьнең балалары һәм оныклары әлеге концерт программасын әтиләре һәм бабалары истәлегенә  әзерләделәр. Анда җыелган акчалары хәйрия максатыннан тотыла.
Тантаналы вакыйгада шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова катнашты.
«Без Мәскәүдә яшәсәк тә Казан белән бәйле булуыбызга горурланабыз. Казан университетында бөек кешеләр укыган һәм ачышлар ясаган, хәзер биредә Муса Җәлилгә һәйкәл торачак. Бу зур горурлык, зур мәртәбә. Минем әтием тормышны, яшьләрне ярата иде. Биредә яшьләр бу һәйкәлне күреп торачак һәм хөрмәтле булачак – бу безнең гаилә өчен зур бәхет. Безнең геройлар без аларны искә алып торганда – алар исән», – ди ул.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар