Логотип «Мәйдан» журналы

Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган спектакльдә төп рольне Марат Бәшәров башкара

 Россия мөфтиләр советы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов хәбәр итүенчә, 2017 елда Мөхәммәд пәйгамбәр һәм ислам фәлсәфәсенә багышланган “Югалган вәс...

 
Россия мөфтиләр советы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан Аббясов хәбәр итүенчә, 2017 елда Мөхәммәд пәйгамбәр һәм ислам фәлсәфәсенә багышланган “Югалган вәсыятьнамә” исемле музыкаль спектакльнең премьерасы тәкъдим ителәчәк.
92412-0
Спектакль яшь кызның кыенлыклардан котылу юлын эзләгәндә, егет белән очрашу тарихына нигезләнгән. Спектакльдә төп сюжет линиясе белән параллель рәвештә, ислам дөньясы галимнәре, мөселман халыкларының милли геройлары һәм күренекле шәхесләре катнашкан күренешләр дә бар. Аларның кыенлыклар булганда, Мөхәммәд пәйгамбәр вәсыятьнамәсенә мөрәҗәгать итеп, проблемадан чыгу юлын эзләүләре күрсәтелә. Төп рольне Марат Бәшәров башкара. Бу хакта "Шәһри Казан" газетасы хәбәр итә.

Комментарийлар