Логотип «Мәйдан» журналы

Мөслим районы Олы Чакмак авылында «Милли таба ашлары» чарасы булды

Татар хатын-кызларының Мөслим районындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Олы Чакмак авыл җирлегендә узды. Ул «Милли таба ашлары» дип исемләнде.Бөтендөнья татар конгрессы матб...

Татар хатын-кызларының Мөслим районындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Олы Чакмак авыл җирлегендә узды. Ул «Милли таба ашлары» дип исемләнде.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара килен төшерү күренешеннән башланып китте. Бер дә юкка түгел, чөнки берничә көннән авылга гүзәл татар кызы килен булып төшәчәк. Әлеге күркәм йола яшь кәләшне каршылауда да чагылыш таба.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чарага җирлектә гомер итүче рус, мари, башкорт милләт вәкилләре дә күчтәнәчләр — милли таба ризыгы һәм җыр-бию алып килде.


Фото: https://tatar-congress.org/


Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/26-10-2021/m-slim-rayony-oly-chakmak-avylynda-milli-taba-ashlary-charasy-buldy-5841939

 

Комментарийлар