Логотип «Мәйдан» журналы

Монреаль татары ачкан он-лайн мәктәп дөнья татар балаларын берләштергән

Монреальдә яшәүче Алимә Сәлахетдинованың "Укыйбыз" проекты дөньяның 12 шәһәрендә яшәүче татар балаларын берләштергән. Бу хакта социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә проект авторы хәбәр итә. 18.07.2018...

Монреальдә яшәүче Алимә Сәлахетдинованың "Укыйбыз" проекты дөньяның 12 шәһәрендә яшәүче татар балаларын берләштергән. Бу хакта социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә проект авторы хәбәр итә.



18.07.2018 - Международный молодежный образовательный форум Салят – 2018. Биляр.(фото Салават Камалетдинов) 18.07.2018 - Международный молодежный образовательный форум Салят – 2018. Биляр.(фото Салават Камалетдинов)

"Күптән бүлешәсем килгән идеям, проектым әкрен генә, әмма алга бара. Бишенче ай рәттән дөньяның төрле илләрендә яшәгән татар балалары якшәмбе көннәрендә "Укыйбыз" он-лайн мәктәбендә белем ала, яңа татар дусларын таба, аралаша", - ди Алимә Сәлахетдинова.


Проектта 9 класста 27 бала белем ала. Алар арасында Монреаль, Прага, Сан-Франциско, Берлин, Торонто, Флорида, Баффало, Коламбус, Төньяк Каролина, Вашингтон, Калгари, Казан балалары бар.


Мәктәптә 5-18 яшьлек балалар белемнәрен арттыра. Киләчәктә олылар өчен дә төркемнәр ачу планлаштырыла.


Фото: Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/24/181488/

Комментарийлар