Логотип «Мәйдан» журналы

Могҗиза! Чистайның үзәк универмагында чыккан янгында Коръән китапларына ут тимәгән

Чистай үзәк универмагында 20 декабрьдән 21енә каршы төндә булган янгында зыян күргән эшкуарларга кичә беренче тапкыр бина эченә керергә рөхсәт бирелде. Фото: http://www.chistopol-rt.ruМөселманнар өче...

Чистай үзәк универмагында 20 декабрьдән 21енә каршы төндә булган янгында зыян күргән эшкуарларга кичә беренче тапкыр бина эченә керергә рөхсәт бирелде.
ed662ff099e6cb501aad0d1130ae1523_xl Фото: http://www.chistopol-rt.ru
Мөселманнар өчен дини продукция белән сәүдә иткән Әлфинә кичә янгын мәхшәреннән соң хасил булган өемнәрне карап тәртипкә китергәндә шаккаткан: дүрт Коръәнне янгын читләтеп үткән!
“Изге китапларның икесен мин үземә дип тота идем, - дип сөйләгән Әлфинә, - тагын икесе сатуга куелды. Изге китаплар әз генә төтенләнгән, ләкин янмаган”.
Үзәк универмагның башка бүлегендә дә шундый ук гаҗәеп хәлгә тап булганнар: анда да ялкын телләре тимәгән Коръән табылган.
“Мин моңа әз генә дә гаҗәпләнмәдем. Коръән – изге китап: ул утта янмый. Бу мисал – шуның дәлиле”, - диде бу турыда Чистай районы мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, диелә газетада.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар