Логотип «Мәйдан» журналы

Мөгаллим, шагыйрь Эльверт Хаматшинга 1 апрельдә 70 яшь тула

Башкортстан Республикасының Язучылар Берлеге әгъзасы, мөгаллим, шагыйрь Эльверт Хаматшин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Хаматшин Эльверт  Гариф улы  1951 елның 1 апрелендә Дүртөйле районының Иске Солт...

Башкортстан Республикасының Язучылар Берлеге әгъзасы, мөгаллим, шагыйрь Эльверт Хаматшин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Хаматшин Эльверт  Гариф улы  1951 елның 1 апрелендә Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында  туган. Туган авылыyда сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Дүртөйленең 2нче мәктәбендә урта белем алды. 1969 – 71 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итте. 1971 - 1976 елларда Краснодар шәһәрендә Кубан дәүләт университетының филология факультетында укыды. Аннан соң 1989 елга кадәр Төрекмәнстанда укытучы булып эшләде.       1989 елда Башкортостанның Авыргазы районы  Степановка авылына гаиләсе белән кайтып урнашты һәм Степановка, Усман  мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. 2011 елдан хаклы ялда.
“Каеннарым мине көтәләр”, “Гомер эзләрем”, “Син сагышым кояшы”, “Тапланмаган исем” исемле китаплар авторы. 2008  елда “Тулпар” журналының лауреаты, 2015 елда Бәләбәйдә уздырылып килгән “Илһам чишмәләре” төбәкара конкурсның лауреаты. Хәзерге көндә Степановка авылында яши. 2019 елдан Башкортстан Республикасының Язучылар Берлеге әгъзасы.
 
САКЛА, ТӘҢРЕМ
Чикләре юк Галәм вакытының,
Үтә гасыр гасыр артыннан.
Вакыт агышында өч нәрсәне
Алма,Тәңрем, гәзиз халкымнан:
 
Нәфселәрне тыю кыенлаша-
Җайлап кына җанга җен үрли.
Сакла,Тәңрем, халкым күңелендә
Иман нурын һич тә сүндерми.
 
Тормышында халкым күпкә түзә,
Төшми аңа нинди авырлык!
Өстәп торчы халкым күңеленә
Тик аңа хас чиксез сабырлык.
 
Сабыр булса, иман нуры янса,
Бердәм булыр халык, ил – бөтен.
Өзмә,Тәңрем, халкым күңелендә
Киләчәккә аның өметен.
 
Сабырлыкны, иман һәм өметне
Сакла,Тәңрем, сакла халкымда!
Шулар белән халкым көчле бүген
Һәм үлемсез вакыт каршында...
 
 ДАЛАЛАРДА
Далаларда күптән сүнгән
Халкым яккан учаклар.
Өзгәләнеп уфтанудан
Кире кайтмас ул чаклар.
Далаларда яндырылган
Халкым корган чатырлар.
Дөнья гизгән бер мөһәҗир
Татар ничә гасырлар!
Далаларда үлән уртлап
Кешнәмиләр көр атлар.
Татар йөргән далаларда
Яши хәзер гел ятлар.
Күптән инде, күптән ятлар
Далаларның хуҗасы.
Татар халкы Рәсәй дигән
Илнең үги баласы.
Шул ук дөнья, шул ук кояш,
Шул ук хәтта далалар.
Ятларныкы, татар халкы
Нигез салган калалар.
Далаларда яна хәзер
Башкаларның учагы.
Сагыш хисен кагып тора
Күңелләрдә моң чаңы.
Далаларда чал кылганнар,
Көлгә калган чатырлар...
Татарларның тарихын да
Йота вакыт-гасырлар.
Балаларын җуйган ана –
Чал кылганлы далалар.
Туган илнең җиле салкын,
Сызлый шуңа яралар.
 
 
СӨЮ КАРАМЫЙ ЯШЬКӘ
Дөрес булмас “Мәхәббәтнең
Вакыты узды”, - дию.
Үз вакытын белеп кенә
Һәркемне таба сөю.
Төрле яшьле гашыйклар да
Яналар уртак хистә.
Мәхәббәтле парлы тормыш
Охшаш ул тәмле төшкә.
Мәхәббәткә ялкын өсти
Яшьләрдә булган ара.
Тормышка ул мәгънә сала,
Йөрәкләр дөрләп яна.
Еллар саны сизелми ул
Үз парын тапса күңел.
Яшь арасы гашыйкларга
Узмаслык ара түгел.
 
КАЙТА  ШУЛАР
Игътибарсыз әйтелгән сүз
Гел йөрәккә кадала.
Узган вакыт җан-йөрәктән
Телемнең үчен ала.
Игътибарым җитми калды
Әйткән кайбер сүземә.
Еллар узгач алар кайтты
Җәза булып үземә.
Мәшәкатьтән арынмыйча
Ялгыш сүзләр әйтелде.
Аңда үлгән нәкъ шул сүзләр
Җәза булып терелде.
Әйтелделәр кайберләре
Җитмәгәндә кыюлык.
Күңелемдә алар калган
Җәза булып уелып.
Игътибарлык җитми калган
Әйткән байтак сүзләргә.
Кайта шулар җәза булып
Үзәгемне өзәргә...
 
 
МОҢСЫЗ ЗАМАН
Төн карасын ертып көнне ача,
Алсуланып, шәфәкъ һәр таңда.
Көн яктысы җитми күңелләргә
Ошбу салкын моңсыз заманда.
 
Ике күзем тозлы яшьтән әрни
Гүзәл чаклар артта калганга.
Җылы эзли күңел өзгәләнеп
Ошбу салкын моңсу заманда.
 
Халкым белән мин дә күпкә түздем,
Тешем кысып, түзәм һаман да.
Ә кирәктер, бәлки, кызу көрәш
Ошбу салкын моңсыз заманга..
 
Газиз халкым якты өметләрен
Төргән һәрчак моңлы азанга.
Азан моңы җитми күңелләргә
Ошбу салкын моңсыз заманда.
 
Аңлатырга шигырь юлларында
Күңел көткән азан моңнарын,
Җаным телеп, өзгәләнеп язам
Мин татарның чиксез моң-зарын.
 
Изге хистән туган шигырьләрем
Батып ятмас, беләм, тузанга.
Туздырса да вакыт тузаннарын
Әшәкеләр моңсыз заманда.
 
Төн карасын ертып көнне ача,
Алсуланып, шәфәкъ һәр таңда.
Йөрәгемне телеп шигырь язам
Моң өстәргә моңсыз заманга
 
 
    *       *       *
Бер күренеш күз алдыма килде
Таныш юлдан атлап барганда:
Кар өстенә эзен салып узды
Балачагым кышкы урамда.
Салкын кышта кабат кайтып килдем
Бәхетемнең бөре чагына.
Күңелемдә яз җылысын тойдым,
Дәва алдым шулчак җаныма.
Кар өстендә калган шушы эзләр
Хәтергә дә салды тамгасын.
Күңелемә җылы хисләр тулды
Җилдәй ачып аның капкасын.
Озакламас, карга төшкән эзләр
Яңа яуган кардан капланыр.
Балачагым салган эзләр генә
Хәтеремдә мәңге сакланыр.
 
КӘФЕНЕНӘ КЕСӘ ТЕГӘР ИДЕ
Алдан белде: дөнья көтәр өчен
Утлар-сулар җирдә кичәсен.
Бала чактан шуңа саклап тотты
Борчак тулы чалбар кесәсен.
Ул байлыгын кесәсенә җыйды,
Салды аңа төрле акчалар.
Намусын да сатып табыш итте,
Дусларын да сатты, алсалар.
Кесәсендә акча арткан саен
Күтәрелде ул да биеккә.
Изге эшкә акча тотынмады,
“Әрәм итмим аны, дип, тиккә?!”
Яшәмәде, кесә саклап йөрде,
Дөнья ямен һич бер күрмәде.
Дер калтырап кәгазь чүп-чар өчен
Шәүләдән дә үзе шүрләде.
Гомер узгач, бахыр уйлап куйды,
Кинәт кенә әҗәл килгәчтен:
“Кәфенемә кесә тегәр идем,
Тегеп булмас инде үлгәчтен...”
 
 
ТАТАРЫМА МИН ДӘ ДЫМ БИРӘМ
Халкымны мин чагыштырыр идем
Чүлдә үскән матур гөл белән.
Шиңмәс өчен аңа, корымаска
Татарыма мин дә дым бирәм.
 
Чүлдә үскән нәфис гөлдәй халкым –
Яфрак-таҗын чыклар чылатмый.
Кояш аны өтеп кыздырса да,
Яшәү көчен ул һич югалтмый.
 
Эсселәрдән чүлдә дымга сусап.
Сулмас өчен халкым – татарга,
Мин телимен шифа суы булып
Тамырына аның тамарга.
 
Халкым өчен гомеремне биреп
Тама алсам әгәр чык булып,
Минем гомер – тере су тамчысы
Гөл таҗында торыр  чагылып.
 
 
ЯЗ ҖЫРЫ
Дөнья тулы назга,
Саг(ы)нып көткән язга
Атлыйм бүген тәүге адымым.
Төрле якка таба
Гөрләвекләр чаба,
Хәтерләтеп дәрья агымын.
 
Каралалар карлар,
Ачылалар ярлар
Нурларыннан язгы кояшның.
Килә матур мизгел,
Канатлана күңел
Назлы сулышыннан бу язның.
 
Күңелдәге хистән
Тамырланып үскән
Яфрак ярды өмет гөлләрем.
Язгы кояш күктә,
Өметләнеп күпкә
Сизми яшим гомер көзләрен.
 
ТОРМЫШ – ТӨРМӘ
Тормыш – төрмә. Чөнки кирәк
Ул кушканча атларга.
Кеше туа басар өчен
Төрмәдәге сафларга.
Тормыш – төрмә,”качыйм”, димә,
Кагыйдәсе язылган:
Сафтан әгәр читкә чыксаң –
Сиңа “кабер казылган”.
Гамәлләрең бәяләргә
Гайбәтчеләр җыелган,
Адымнарың күзәтергә
Ялагайлар куелган.
Тормыш – төрмә, яшәп була
Түрәң сүзен тыңласаң.
Түрә булып үсеп була
Күрсәтмичә урласаң.
Тормыш – төрмә намуслыга
Бездә гомер-гомергә.
Намуслыны шулай тормыш
Илтә салкын кабергә.
Үзең өчен гадел канун
Юк тормышта көтәсе.
Килә шуңа бу тормышның
Астын өсте итәсе.
Оҗмах җирдә ничек булсын,
Булганда тормыш – төрмә?!
Тик ни гаҗәп, оҗмахларга
Китәсе килми бер дә...
 
НӘФСЕ КОТЫРА
Оят качты,нәфсе азды,
Ачу басты күңелне.
Гайбәт чәчеп гомер итү –
Безнең тормыш бүгенге.
 
Күңелләрдә безнең хәзер
Юк мәхәббәт, изгелек...
Чөнки кеше көнен күрә
Нәфсесенең иң элек.
 
Акыллыдан надан көлә:
Дәрәҗә бит байлыктан!
Кемнәр кемнән ояла соң
Акыллары сайлыктан?!
 
Буш күңелнең чикләре юк,
Нәфсе шуңа котыра.
Җилкәбездә бездән көлеп
Явыз шайтан утыра.
 
Хисләр сүнгән, күңелләр буш,
Томаланган аңыбыз...
Нәфсе колы тәнебездә
Исән микән җаныбыз?!
 
МӘҢГЕЛЕК ДАН
Миллионнарның гомер бәясенә
Коткарылды кеше дөньясы.
Сугыш салган йөрәк ярасына
Вакытның да юк бер дәвасы.
 
Кырык бишнең язы үзәк өзгеч
Шатлык булып калды хәтердә.
Шул ук хисләр, яраларны тозлап,
Йөрәк аша үтә хәзер дә.
 
Җитмеш биш ел тыныч тормышта без,
Гөрләп тора авыл-калалар.
Күзләребез яшьтән арынса да,
Сызлый әле, сызлый яралар.
 
Тыныч тормыш өчен барган яуда
Баш салганнар тыныч ятсыннар.
Безнең өчен мәңге тере алар –
Һәйкәлләрдә торган таш сыннар.
 
Яңгырасын бүген алар өчен
Бар Җиһанга бөек Дан җыры!
Үлмәделәр алар, өсләренә
Яуганда да үлем яңгыры.
 
Баш иябез, яуда кем көрәшкән
Җирдә тыныч тормыш хакына.
Мәңгелек дан бөек бу Җиңүне
Яулап алган совет халкына,
Мәңгелек дан илем халкына!
 
* * *
Киләчәк – ул күңелдәге өмет,
Өмет итү – вакыт агышы.
Өмет белән янып яшәү генә
Кеше гомеренең табышы.
 
Үткәннәр – ул кызу кузлы учак
Һич сүрелмәс хәтер төбендә.
Ул кузларның көйдергәнен кеше
Тоя хәтта соңгы көнендә.
 
Яшәү дә бит үткәннәрне ташлап,
Киләчәккә таба юл яру.
Шушы юлда була казанышлар,
Югалтулар була, югалу...
 
Үткәннәрнең, килер киләчәкнең
Яшәгәндә ямен тоясың.
Яшәү ямен, тормыш тәмен татый
Кичә алган сынау кыясын.
 
 *   *   *
Бер шигырьдә – йөрәк әрнүләрем,
Башкасында – күңел серләрем.
Шигырьләрдә якты өметләрем
Һәм аларда күргән-белгәнем.
 
Кайберсенә салдым халкым зарын
Һәммәсенә – вакыт агышын.
Шигырьләрдә, бәлки, ишетерсез
Халкымның сез зарлы тавышын...
 
Зарлы халык – минем халкым бит ул,
Даны, зары аның минеке.
Үз бәхетен халкым корыр иде,
Татар зары булса илнеке...
 
БЕРЕНЧЕ КАР
Ак кар яуды, ак пакьлеккә
Төрде дөньяны.
Исемдә юк элек карның
Мондый булганы.
Быелгы кар күренгәндәй
Күзгә агырак.
Сафлыгын да аның быел
Тоям ныгырак.
 
Кинәт килгән бу пакьлектән
Чумдым уйларга:
Яңа карда яңа эзләр
Барыр кайларга?
 
Кемнәр генә анда быел
Эзләр салырлар?!
Язлар килгәч кайсы эзләр
Калкып калырлар?!
 
Ул эзләрне язын кемнәр
Күрерләр икән?!
Минем эзләр ул язларга
Килерләр микән...
ҖИЛЛӘР
Җилләр, җилләр, җилләр...
Шаян җитез җилләр
Туган яктан тагын исәләр.
Йөрәк тынып кала,
Күңел сагышлана
Туган җирләр искә төшсәләр.
 
Юллар, юллар, юллар...
Хыял сызган юллар
Чит җирләрдә мине йөртәләр.
Туып-үскән җиргә
Кайта алмый бер дә
Сагышларда көннәр үтәләр.
 
Уйлар, уйлар ,уйлар...
Йөг(е)рек җитез уйлар
Туган йортка алып кайталар.
Кайттың, диеп, соңлап,
Каршы ала йозак,
Сагышларым тагын арталар.
 
Җилләр, җилләр, җилләр...
Шаян җитез җилләр,
Шундый тәмле бүген исегез!
Тора күңел тулып,
Миннән сәлам булып,
Туган якка, зинһар, исегез!
 
КАЗАНЫМ-БАШКАЛАМ
Казанның 1000 еллыгына
 
Татарларның чал тарихы
Яши синдә, Казаным!
Борынгы һәм изге җирең
Саклый халкымның данын.
 
Җырла, гөрлә, моңлан, Казан!
Яңгырасын азаның.
Халкың бүген сине данлый,
Мең яшәгән Казаным!
 
Татар каны, тозлы яше
Ташларыңны юганнар.
Сине яклап ул-кызларың
Яуда башын салганнар.
 
Гүзәл кала – рухи мәркәз
Син мәңгегә татарга.
Язсын безгә һәрчак сине
Башкалам дип атарга.
 
 КЕШЕЛӘР ДӨНЬЯ КУА                                                                    
Егыла да, торып чаба,
Авырткан җирен уа.
Егыла-атлый, тешен кысып,
Кешеләр дөнья куа.
 
Мәшәкатен җиңә алса,
Яңа мәшәкать туа.
Ялкынында шуның янып,
Кешеләр дөнья куа.
 
Көн дә дими, төн дә дими,
Тир түгә, байлык җыя.
Саулык биреп, байлык җыеп,
Кешеләр дөнья куа.
 
Кечкенә бер йөрәгенә
Күпме авырлык сыя.
Моны уйлап та карамый –
Кешеләр дөнья куа...
 
Кая гына сугылсам да,
Алдымда калка кыя.
Кешеләр дөнья куалар,
Ә дөнья мине куа.
 
Бу дөньяда күп нәрсәне
Намусым кушмый, тыя.
Намуслыны һич кызганмый,
Дөнья  куа да куа.
 
ЯЛГЫЗЛАР КҮҢЕЛЕ
Ялгызларның күңел тирәнлеген
Үлчәп була микән? Кем белгән!
Бу дөньяда шатлыкларга түгел,
Сагышларга алар күмелгән.
Гүрдә түгел, җирдә, арабызда
Кичә алар сират күперен.
Ялгыз җаннар сабыр итә белә,
Көтә белә бәхет килерен.
Ялгызларга әгәр шатлык килсә,
Белә алар аның кадерен.
Зарланмыйча күтәрәләр алар
Кайгыларның таулар кадәрен.
Алар сөйсә, сөя гомерлеккә,
Ялгышларны аңлый, кичерә.
Ялгызлар бит сынган гөлләрне дә
Җан җылысын өреп үстерә.
Тик аларның тирән күңеленнән
Мөлдерәмә яшьләр түгелә.
Ул яшьләрне кемнәр үлчәгән соң,
Авырлыгын яшьнең кем белә?!
Кайгы тәмен алар шактый татый,
Ишетеп тә, күреп күз белән.
Беркайчан да әмма ялгызларның
Өметләре булмас өзелгән.
Гомер буе өмет белән яшәп,
Ышаналар бәхет кошына.
Ялгызларның күңел тирәнлеге
Тоташкандыр... өмет очына.
 
САКЛЫЙ БЕЛИК КЕШЕ СЫЙФАТЫН
Гади була күпләр фәкыйрь чакта,
Баеп китсә, кеше үзгәрә:
Башкалардан үзен өстен куя,
Борынын да күккә күтәрә.
 
Байлык җыйса, кеше эреләнә,
Карамый да башлый түбәнгә.
Сөйләшмәскә төрле сылтау таба,
Фәкыйрь танышларын күргәндә.
 
Масаюдан андый бәндәләрдә
Кеше сыйфатлары югала.
Әйтерсең лә, байлык җыйган кеше
Мәңгелеккә кала дөньяда.
 
Оныта шул мескен, нәфсе колы
Бар байлыгын куеп китәсен.
Уйламый да хәтта шул фәкыйрьләр
Каберенә аны илтәсен.
 
...Фәкыйрьләрне мактый, диеп, уйлап,
Төшермәгез фикер куәтен:
Кунак булып килгән бу дөньяда
Саклый белик кеше сыйфатын.
 
ЯЗМЫШ БҮЛӘГЕМ
Йөзләреңдә яз җылысы,
Үзең шундый назлысың.
Очрашканда җылы карап
Күңелемне назлыйсың.
 
Сөю үзе шушы микән,
Назланумы яратып?!
Бәхет бүләк итүдер бу
Яз назлары таратып!
 
Канатланып назларыңнан
Күңел сиңа омтыла.
Синнән ерак яшәгәнгә
Бер тынычлык юк миңа.
 
Күрешүне көтеп яшим,
Минут саен сагынам.
Хисләремнең ташкынында
Синең янга агылам.
 
Агылсам да, җитә алмыйм
Барып синең яныңа.
Әлдә әле җылың килә
Шифа булып җаныма.
 
Аны тоеп яшим күптән,
Син бит язмыш бүләгем.
Ерактан да назлый мине
Җылы чәчкән йөрәгең.
 
ӘНКӘМ КАБЕРЕ ЯНЫНДА
Ямансулап моңаям мин
Тормыш моңнарын тыңлап.
Әнкәй, синең сагышларны
Аңладым, ләкин соңлап.
 
Хәзер минем күңелдә дә
Синдәге моңлы сагыш.
Мәңге сүнмәс утка салган
Хисләр дә миңа таныш.
 
Аңламадым, дөнья гиздем
Бәхетне эзләп читтән.
Ялган өмет мине йөрткән,
Сине дә ялгыз иткән.
 
Безнең юллар башка хәзер:
Мин – җирдәмен, син – гүрдә.
Бу – хакыйкать, ләкин моңа
Ышанмый күңел бер дә.
 
Яшь коймаган көнем сирәк
Яныңа кайткач соңлап...
Йөрим хәзер кабереңә
Гафу итүең сорап.
 
 АГЫЛАСЫ КИЛӘ
Йөргән чакта җанга җылы тапмый,
Сагышлардан күңел нык тулып.
Агыласы килә бар Җиһанны
Җылытырлык якты нур булып.
 
Агыласы килә күңелләрне
Сафландыргыч матур җыр булып.
Тибрәләсе килә моңсу көздә
Мул уңышлы чиксез кыр булып.
 
Агыласы килә табигатьә
Шифа булган язгы су сыман.
Юатасы килә кешеләрне,
Җылы сүзгә кемнәр сусаган.
 
Бу теләкләр йөрәгемдә булыр,
Ирешмәсәм, гомер өзелеп,
Кабер туфрагымда үсәр алар
Йөрәгемнән шыткан гөл булып.
 

Фото: Эльверт Хаматшин архивыннан


 
 
 
 

Комментарийлар