Логотип «Мәйдан» журналы

Мөфти «Хатлар йорты»ның мөселман открыткалары уңышлы килеп чыккан дип саный

Кичә Татарстан Диния нәзарәте журналистлар һәм блогерлар өчен оештырган ифтарда «Хатлар йорты» проектының мөселман открыткаларын күрсәттеләр. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аларны уңышлы бул...

Кичә Татарстан Диния нәзарәте журналистлар һәм блогерлар өчен оештырган ифтарда «Хатлар йорты» проектының мөселман открыткаларын күрсәттеләр. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аларны уңышлы булган дип саный.ksf_1678
Открыткаларны очрашуда «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграмдагы сәхифәсендә үз фикерен язып куйган.
«Карагыз әле, татарча нинди открыткалар чыга башлаган икән Казанда. Әлеге проектны „Татмедиа“ агентлыгы тормышка ашыра. Рамазан ае уңаеннан биредә мөселман тематикасы белән бәйләп хатлар ясаганнар. Миңа калса, бик уңышлы килеп чыккан. Кардәшләргә җылы сүзләр юллагыз! Открыткаларны www.hatlar.ru кибетендә сатып алырга мөмкин», — дип яза мөфти.
Моңа кадәр «Хатлар йорт» беренче тапкыр мөселман открыткалары чыгаруы билгеле булды. Алар Рамазан аена багышлана. Сериядәге сигез открытканы Сарман районыннан рәссам Алия Йосыпова ясаган.

Фото: Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин инстаграмыннан


 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/30-04-2021/m-fti-hatlar-yorty-ny-m-selman-otkrytkalary-u-yshly-kilep-chykkan-dip-sanyy-5821689

Комментарийлар