Логотип «Мәйдан» журналы

Мөфти Камил Сәмигуллинның Гашурә көне уңаеннан мөрәҗәгате

Гашурә көне мөхәррәм аеның унынчы көненә, ә милади календарь буенча быел 11 октябрьгә туры килә.Мөселман чыганаклары буенча, бу көндә бик күп вакыйгалар күзәтелгән. Бу көнне Адәм галәйһиссәлам тәүбә к...

Гашурә көне мөхәррәм аеның унынчы көненә, ә милади календарь буенча быел 11 октябрьгә туры килә.
IMG_8978_3
Мөселман чыганаклары буенча, бу көндә бик күп вакыйгалар күзәтелгән. Бу көнне Адәм галәйһиссәлам тәүбә кылган, Ибраһим галәйһиссәлам уттан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Муса галәйһиссәлам Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарылган һ.б.
Бер хәдистә язылганча, Гашурә көнендә ихластан ураза тоту гөнаһлардан арыну булып тора. Аллаһы Тәгалә Илчесе Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәллам бу көндә тотылган ураза савабы уңаеннан болай дигән: “Аллаһ үткән ел өчен гөнаһларымны ярлыкар, дип өметләнәм” (Мөслим).
Шунысы да мөһим: без, мөселманнар, башка конфессия вәкилләреннән аермалы буларак, Гашурә көнендә, аңа кадәрге һәм аннары килгән көндә дә ураза тотарга тиешбез.
Барча мөселманнарны бу көнне ураза тотып, өстәмә гыйбадәтләр кылып уздырырга һәм туганнарыбызга, якыннарыбызга, гаиләләребезгә игътибарлырак булырга чакырам.
Аллаһ Раббыбыздан гөнаһларыбызны ярлыкавын өмет итеп мөхәррәм аенда тоткан уразаларыбыз кабуллардан булса иде. Аның чиксез рәхмәтенә, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп итсә иде, ди Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мөхәррәм – изге ай. Ул ай Коръәндә һәм сөннәттә искә алына. Мөхәррәм – 4 хәрам айларның берсе. Коръән Кәримдә болай дип әйтелгән: Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар (Зөлкагъдә, Зөлхиҗҗә, Мөхәррәм, Раҗәб айлары). Ошбу ул дүрт айда үзегезгә золымлык кылмагыз (“Тәүбә” сүрәсе, 36 аят). Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булса иде!) әйткән: “Аллаһ бөтен айларда золымлык эшләүне тыйды, әмма Аллаһ дүрт ай турында ассызыклап әйтте: начар гамәл кылсаң, гөнаһ арттырылып языла, изгелек кылсаң, әҗер-савап арттырылып бирелә”.
Бу айда бер бик олы көн бар – Гашурә көне. Ул Мөхәррәм аеның 10нчы көненә туры килә (быел милади календарь буенча 11нче октябрь). Гарәп теленнән “гашура” дигән сүз “унынчы” дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам Мәккә-Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинә-әл-Мөнәввәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам аларга: "Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”,– дигән. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яраткан, Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәлам туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәлам олы дәрәҗәләргә ия булган һ.б. олы вакыйгалар булып үткән.
 
 
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте сайты

Комментарийлар