Логотип «Мәйдан» журналы

«Моабит дәфтәрләре» Бөтенроссия конкурсында бүләкләнде

Быел Татарстан китап нәшрияты Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н татар һәм рус телләрендә нәшер иткән иде. Фото: Василий ИвановКитап 4 мең нөсхә белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уң...

Быел Татарстан китап нәшрияты Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н татар һәм рус телләрендә нәшер иткән иде.
Clipboard31 Фото: Василий Иванов
Китап 4 мең нөсхә белән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан чыгарылды.
Нәшриятның хәбәр итүенчә, әлеге китап «Кече Ватан» XII бөтенроссия төбәк һәм туган якны өйрәнү әдәбияты конкурсының «Россия төбәкләре әдәбияты» номинациясендә бүләкләнгән.
Бу конкурста Россиянең 58 төбәге нәшриятыннан тәкъдим ителгән 500 дән артык басма катнашкан. Хәзер 29 нчы Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе кысаларында бүләкләү тантанасы уза.
 

Комментарийлар