Логотип «Мәйдан» журналы

Мишустин пандемия башланганнан соң беренче эш визиты барышында Татарстанга киләчәк

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус пандемиясе башланганнан соң беренче эш визиты барышында Татарстанга киләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Бүген, 9 июльдә, Мишуст...




Россия Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус пандемиясе башланганнан соң беренче эш визиты барышында Татарстанга киләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
print_695373_1188813%5b1%5d%5b1%5d%5b1%5d%5b1%5dБүген, 9 июльдә, Мишустин Иннополиста А.С. Попов исемендәге технопаркта булачак һәм IT-тематика буенча панель дискуссиядә катнашачак.




Моннан тыш, технопаркта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашу планлаштырылган. Монда ук ил Хөкүмәте башлыгы IT-проектлар күргәзмәсе белән танышачак.




Шул ук көнне Премьер Казанда төзелеп килүче А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче корпусын да караячак.




Иртәгә, 10 июльдә, Мишустин «Алабуга» махсус икътисади зонасында булачак, анда ул Европа — Көнбатыш Кытай автомобиль юлы төзелеше буенча киңәшмә уздырачак һәм «Алабуга — Волокно» ҖЧҖ углерод җепселләре җитештерү заводын караячак.



Комментарийлар