Логотип «Мәйдан» журналы

Мисбах бабай төрмәдә 88 яшен каршылый

Үзе ясаган таяктан табибны атып үтергән Мисбах Сәләхетдинов рәшәткә артында кала бирә.Исегезгә төшерәбез, аны ярлыкауны сораган документны узган елның августында Татарстандагы комиссия хуплаган иде. Б...

Үзе ясаган таяктан табибны атып үтергән Мисбах Сәләхетдинов рәшәткә артында кала бирә.
e-kwb3q9aq
Исегезгә төшерәбез, аны ярлыкауны сораган документны узган елның августында Татарстандагы комиссия хуплаган иде. Белгечләр Татарстан Президенты исеменә үтенеч юллап, Рөстәм Миңнеханов үз чиратында РФ Президентына чыгарга тиеш иде. Бу мәсьәлә бүгенге көндә ачык килеш кала бирә. Карт зыян күрүче якка тиешле 300 мең сум бурычын да түләп бетергән. Ул җәза срогын ахыргача үтеп бетерергә әзер, әмма ярлыкауларына өмете юк түгел, ди туганнары. Бабайга март аенда 88 яшь тулачак. Җинаятьне ул 2015 елның декабрендә кылган иде. Аны 6 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бабай Нижние Вязовые бистәсендә 5 нче төзәтү колониясендә утыра.
 
http://almet-rt.ru

Комментарийлар