Логотип «Мәйдан» журналы

Минзәләдә янгында бер бала зыян күргән

Татарстан буенча бер тәүлек эчендә янгын сүндерүчеләр 69 тапкыр "тревога" буенча чыккан.Шуларның 11 очрагы – чүплекне, 2 очрагы коры үләнне сүндерүгә туры килә, ә 29 ы, гомумән, ялган чакыру булып чыг...


Татарстан буенча бер тәүлек эчендә янгын сүндерүчеләр 69 тапкыр "тревога" буенча чыккан.



1292304_480_268_source
Шуларның 11 очрагы – чүплекне, 2 очрагы коры үләнне сүндерүгә туры килә, ә 29 ы, гомумән, ялган чакыру булып чыга. Республика буенча 7 янгын сүндерелә.
Берсендә бала зыян күрә. Минзәләдә бер торак йортның балконында баланың ут белән саксыз куллану аркасында янгын чыга. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр тиз арада күилеп җитә һәм 20 минут эчендә пожар туктатыла. Хастаханәгә агулану диагнозы белән китерелгән ике кеше арасында бала да бар.

 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар