Логотип «Мәйдан» журналы

Минзәлә районында кондызлар буа төзегән һәм авылны су баскан (Фото, видео)

Минзәлә районында Брустанка елгасында кондызлар буа төзү сәбәпле, Куян авылын су баскан. Бу хакта "Минзәлә" район газетасы яза.Авылда яшәүчеләр социаль челтәрдә авылны су басуы турында сөйли. Авыл ура...

Минзәлә районында Брустанка елгасында кондызлар буа төзү сәбәпле, Куян авылын су баскан. Бу хакта "Минзәлә" район газетасы яза.
0752
Авылда яшәүчеләр социаль челтәрдә авылны су басуы турында сөйли. Авыл урамнары, ишегаллары, сарайлар һәм базларны су баскан. Совет урамыннан көймәдә генә йөзеп була. Куян авылында Минзәлә районының Гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе булды.
Минзәлә янгын сүндерү-коткару гарнизоны җитәкчесе Валерий Губернаторов Куян авылы яныннан ага торган Брустанка елгасы ташу нәтиҗәсендә авылны су баскан, дип аңлатма бирде. Елгадан су ташуга Аю һәм Куян авыллары арасында елгада кондызлар ясаган буа сәбәп булган.
iyij_ttu9ne
Су басуны туктату өчен, кондызлар буасын сүтәргә кирәк. Ә аннары бу урында кондызлар санын көйләү зарур, диде Губернаторов. Кондызлар буасын җимерү өчен Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рөхсәте кирәк.
Минзәлә коткаручылары дәүләт комитетына мөрәҗәгать иткән. Бу проблема турында Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге җитәкчесе Ренат Шәйхетдиновка хәбәр ителгән. Аның рөхсәтеннән соң кондызлар буасы җимереләчәк. Кондызлар санын Минзәлә районы аучылык хуҗалыгы хәл итәчәк.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=IiOON4J-36o[/embed]
 
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар