Логотип «Мәйдан» журналы

Минзәлә шәһәренең үзәк китапханәсендә әдәби очрашу

Әгәр кеше дөньяга шигъри күз белән карый белә икән, димәк, җиребезгә игелек, шәфкать, иман өстәлә.

Язган шигырьләреңнең җылысы белән үзең дә җылынып яшәү һәм башкаларны да җылыта белү - үзе бер талант.

20 март көнне Минзәлә шәһәренең үзәк китапханәсендә «Сибелә чәчәк» (Минзәлә шәһәре), «Кама таңнары» (Түбән Кама шәһәре) әдәби берләшмәләре язучылары, сукырлар җәмгыяте әгъзалары белән оештырылган Бөтендөнья шигърият көненә багышланган әдәби кичәгә барлык шигырь яратучы иҗат әһелләре җыелды. Очрашу барышында һәр каләм тибрәтүче яңалыклары белән уртаклашты. Надежда Пучкова, Нәкирә Лутфрахманова, Сәхия Федотова, Раушания Гимаева-Титова, Галина Максимова, Инзилә Галиуллина, Светлана Мусикова, Гөлназ Әхмәтшина күңел түрләреннән ургылып чыккан шигырьләрен укыдылар. Түбән Кама кунагы, безнең якташыбыз Инзилә Галиуллина башкаруында “Яшьлегем бураннары” (Гөлфия Гизатова сүз., Инзилә Галиуллина көе) җыры һәм Раушания Гимаева-Титова башкаруында “Минзәлә - Куян юлы” (Раушания Гимаева-Титова сүз. Һәм көе) җыры һәркемнең күңеленә хуш килде.

Иҗат әһелләре бик сизгер һәм күзәтүчән халык. Һәр яңа көн аларга язар өчен җирлек тудыра. Даими аралашып тору, иҗатларын укучыга вакытында җиткерү максатыннан узган әлеге чара бик күңелле узды.

 

Римма Әхмәтханова,

җирлекара Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

Галерея

Комментарийлар