Логотип «Мәйдан» журналы

Минтимер Шәймиев оныкчыгы туу сөенече белән уртаклашты

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев  китабын тәкъдим итү чарасын күңелле яңалык белән тәмамлады. Минтимер Шәймиев үзенең статусы үзгәрүен әйтте – оныкчыгы туып, карт бабай булуын белдерде....

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев  китабын тәкъдим итү чарасын күңелле яңалык белән тәмамлады.
f77892745ea18687d7c96ab720cd14bd_xl
Минтимер Шәймиев үзенең статусы үзгәрүен әйтте – оныкчыгы туып, карт бабай булуын белдерде. “Шушы көннәрдә генә оныкчыгым туды, Алла боерса, алга таба да көтәбез әле”, - диде ул. Презентациядә катнашкан халык Дәүләт Киңәшчесенең шатлыгын бүлешеп алкышлады, дип яза Татар-информ.
“Ник шулай буладыр, белмим, - дип, Минтимер Шәймиев 60 яшьлек юбилеена улы Айратның сөендергәнен сөйләде. – Айрат прораб булып эшләргә Чаллыга җибәрелгән иде, шунда өйләнде. Миңа 60 яшь тулган көнне Айрат Чаллыдан миңа шалтыратып, “Әти, бүләк кабул итеп ал” диде. Нинди бүләк дигәч, “безнең улыбыз туды” диде. Мондый вакыйгалар безне тагын да акыллырак итә. Балаларга да, ата-аналарына да сәламәтлек, иминлек телим”.
Чараны тәмамлап, Минтимер Шәймиев җыелган халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, исәнлек-саулык теләде.

Комментарийлар