Логотип «Мәйдан» журналы

Минскида Роберт Миңнуллинның белорус телендәге җыентыгы тәкъдим ителде

23 майда Минскиның Дуслык йортында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның белорус телендәге “Төнге кошлар” ("Начныя птушкі") җыентыгы тәкъдим ителде. Бу хакта “Созвучие” сайты хәбәр итә. Фото:...

23 майда Минскиның Дуслык йортында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның белорус телендәге “Төнге кошлар” ("Начныя птушкі") җыентыгы тәкъдим ителде. Бу хакта “Созвучие” сайты хәбәр итә.
5228 Фото: sozvuchie.by
Шигырьләрне Беларусь республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрь Микола Мятлицкий тәрҗемә иткән.
Кичәне алып баручы Юлия Алейчанка кунакларга Роберт Миңнуллин иҗаты турында сөйләгән. Ул шагыйрь турында матур сүзләргә караганда, шагыйрьнең шигыре яхшырак сөйли дип әйтеп, җыентыктан үзенә охшаган әсәрне укыган.
Татарстанның халык шагыйре белән танышлыгы турында “Мастацкая литература” ("Нәфис әдәбият") нәшрияте директоры Алесь Бадак та сөйләгән.
Нәшриятның баш редакторы, шулай ук бу җыентыкның да әдәби редакторы булган Виктор Шнип та Роберт Миңнуллинның берничә лирик шигырен укыган.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар