Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов торак йортның беренче катында балалар яслесе ачу мөмкинлеген өйрәнергә кушты

Балалар яслеләре торак йортларга якын булырга тиеш. Инде санитария таләпләре мөмкинлек бирсә, аларны йортларның беренче катларында ачарга мөмкин. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Ми...

Балалар яслеләре торак йортларга якын булырга тиеш. Инде санитария таләпләре мөмкинлек бирсә, аларны йортларның беренче катларында ачарга мөмкин. Бу хакта журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
013
«Без торак йортларга якын урында, торак йортларның беренче катларында ук яслеләр ачып булмасмы дип өйрәнәбез. Мин шундый йөкләмә бирдем», - диде Рөстәм Миңнеханов. «Баланы ерак йөртмәс өчен якын араларда яслеләр ачу мәслихәт», - дип өстәде ул.
Татарстан Республикасы Президенты искәрткәнчә, Татарстанда балалар яслеләре төзү программасы гамәлгә ашырыла. «Зур программа, 14 млрд сумга, без аны 2021 елга кадәр тормышка ашырырга тиеш. Акчаларның бер өлеше федераль булачак, әмма бер өлеше бездән була», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул республикада 3 яшьтән өлкәнрәк балалар бакчалар белән тәэмин ителгәнлеген, әмма ясле яшендәгеләр өчен бу мәсьәлә кискен калуын искәртте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, балаларны ясле төркемнәрендә урыннар белән тәэмин итүгә бизнес та кушылырга мөмкин.
«Мин шәхси яслеләр ачылыр дип өметләнәм. Мин беләм, мондый тәҗрибә Иннополиста бар», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182207/

Комментарийлар