Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясен раслады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте концепциясенә үзгәрешләр кертү һәм аның текстын яңа редакциядә раслау турындагы указны имзалады. Документ тексты респ...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт милли сәясәте концепциясенә үзгәрешләр кертү һәм аның текстын яңа редакциядә раслау турындагы указны имзалады. Документ тексты республика хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
Миңнеханов Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясен раслады
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Татарстан Дәүләт милли сәясәте концепциясенә үзгәрешләр кертү  республика документын РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә тәңгәлләштерү ихтыяҗы белән бәйле.
«Безнең концепциядәге барлык төп принциплар да сакланган, бу республикага гомумфедераль фарватерда калырга мөмкинлек бирә торган төзәтмәләр генә», - дип искәртте Лилия Галимова.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча җитәкчесе Александр Терентьев элегрәк хәбәр иткәнчә, Россиянең яңа Милли сәясәт стратегиясе хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә тагын да нәтиҗәлерәк эшчәнлек алып бару өчен мөмкинлекләрне сизелерлек киңәйтә.
РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясенә төзәтмәләр Владимир Путин тарафыннан 2018 елның декабрендә кертелде. Шуннан соң берничә көн үткәч Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы утырышын үткәрде. Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев яңартылган стратегияне бик уңышлы дип атады.
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185858/

Комментарийлар