Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Прагада Чехия президенты Земан һәм җирле татарлар белән очрашты

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиягә эшлекле сәфәре вакытында II дөнья сугышында һәлак булган совет хәрбиләре зиратында чәчәкләр салды һәм җирле татар җәмгыяте вәкилләре белән күреште.10 май...

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиягә эшлекле сәфәре вакытында II дөнья сугышында һәлак булган совет хәрбиләре зиратында чәчәкләр салды һәм җирле татар җәмгыяте вәкилләре белән күреште.4306D864-AA55-4C17-879A-62590AAAFBFD_w610_r0_s
10 май көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия башкаласы Прагага килде һәм сәфәрен Чехия президенты Милош Земан белән очрашудан башлады. Очрашу тантанасына Чехия һәм Татарстан байраклары куелган иде. Сөйләшүләр барган Һрадчаны кирмәнендә дә Татарстан әләме эленде.
Рәсми сөйләшүләрдән соң Миңнеханов Праганың Олшанске зиратына килеп, II дөнья сугышы вакытында Праганы фашистлардан азат иткәндә һәлак булган совет хәрбиләре каберлегенә килде һәм андагы һәйкәлгә чәчәкләр салды.
Чарадан соң Татарстан президенты Чехиянең татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты.
Сөйләшүдә Миңнеханов Прагада Сабантуеның кайчан булуы белән кызыксынды. Прага татарлары үз ягыннан, күпләренең бирегә Казаннан килүе сәбәпле, Татарстандагы хәлләрне сорашты, аерым алганда, Казан университетында татарны өйрәнү фәненә булган мөнәсәбәт, татарча белем бирү мәсьәләләрен күтәрде.
Чехия татарлары очрашуга Татарстан байрагы төсендәге тасмалар тагып килгән иде, алар аны Татарстан президентына да тапшырды һәм түшенә беркетеп үк куйды.
Татарстан президентының Чехиягә сәфәре 12 майга кадәр дәвам итәчәк, аннары ул күрше Австриягә китә.
 
Чыганак: http://www.azatliq.org

Комментарийлар