Логотип «Мәйдан» журналы

Миңнеханов Чаллыда җәмәгать транспортына бәйле мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мэрия һәм КАМАЗ җитәкчелеге арасында килеп чыккан низаг аркасында шәһәрдә яшәүчеләр зыян күрмәсен өчен, Чаллыда җәмәгать транспорты белән бәйле мәсьәләне тиз ар...


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мэрия һәм КАМАЗ җитәкчелеге арасында килеп чыккан низаг аркасында шәһәрдә яшәүчеләр зыян күрмәсен өчен, Чаллыда җәмәгать транспорты белән бәйле мәсьәләне тиз арада хәл итәргә кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.


minnixanov

«Хуҗалык итүче субъектлар арасында (КАМАЗ белән шәһәр яки шәһәр белән КАМАЗ) нинди генә проблемалар килеп туса да, Рөстәм Миңнехановның төп йөкләмәсе шуннан гыйбарәт – әлеге низаг аркасында кешеләр зыян күрмәскә тиеш», - дип искәртте Галимова.


Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә шәһәрдә маршрутларга аз кеше сыйдырышлы автобуслар чыгуга бәйле рәвештә билгеле бер кыенлыклар килеп туган. Шунысын да искәртик: моңа кадәр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты «КАМАЗ» лизинг компаниясенең «НЕФАЗ» маркалы 190 автобусын кире кайтарган иде.


«Минем аңлавымча, шәһәрнең башка төрле транспорт, күп кеше сыйдырышлы автобуслар сатып алуга бәйле планнары бар инде», - дип сүзен йомгаклады ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.

 
Фото: tatarstan.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар