Логотип «Мәйдан» журналы

«Минем яраткан балалар табибым» бәйгесе җиңүчесе ачыкланды

 Республикакүләм уздырылган «Минем яраткан балалар табибым» бәйгесе тәмам.Интернет аша тавыш бирүләр ярдәмендә, Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар табибы, травматолог-ортопед Михаил...

 
Республикакүләм уздырылган «Минем яраткан балалар табибым» бәйгесе тәмам.
3eca535662550d5c000c8db065f2171a_xl
Интернет аша тавыш бирүләр ярдәмендә, Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар табибы, травматолог-ортопед Михаил Васильев җиңүче дип танылды. Аның өчен 3331 кеше тавыш биргән.
Җиңүчегә Европага сәяхәт сертификаты бүләк иттеләр. Михаил Васильев исә әлегә кая барачагын төгәл генә хәл итмәгән. «Бәлки Рим, бәлки Прага булыр. Чит илгә барырга бик атлыгып тормыйм. Минем яраткан хатыным, ике кызым, улым бар. Гаилә белән узган һәр сәгать кадерле, шуңа да алардан бик аерыласым килми», – ди табиб.

Комментарийлар