Логотип «Мәйдан» журналы

Минем трагедиям

Бу – минемуйларым,бу – ритм.Бу – минемйөрәгем тибүе.Бу – минемканымныңтәнемнәнҖыр булыпкәгазьгәкүчүе.Ни өчен,Ни өчен мин болайАк кәгазь өстендәкан коям?Каләмнәнтамдырыпканымны,Үземневакытсызник җуям?Ш...

Бу – минем
уйларым,
бу – ритм.
Бу – минем
йөрәгем тибүе.
Бу – минем
канымның
тәнемнән
Җыр булып
кәгазьгә
күчүе.
Ни өчен,
Ни өчен мин болай
Ак кәгазь өстендә
кан коям?
Каләмнән
тамдырып
канымны,
Үземне
вакытсыз
ник җуям?
Шөһрәт кирәкме?
Кирәкми!
Мин үлгәч,
шөһрәт нәрсәгә?
Ул түгел,
ул түгел,
ул түгел
иң мөһим мәсьәлә.
Шыр тиле
Мин, әгәр кешеләр
Көрәш өчен яшиләр,
Дип әйтсәм.
Акыллы мин,
Хәзер
Шул сүзне
«Яшәргә
Көрәш!» дип
Төзәтсәм.
Яшисе килә,
Күп яшисе.
Көләсе килә,
Күп көләсе!
Киләсе көннәрнең
Көлгәнен
Күрәсе килә.
Их,
Күрәсе!
Күрәсе!!
Күрәсе!!!
Ни өчен,
Ни өчен
алайса
ак кәгазь өстендә
кан коям?
Каләмнән
тамдырып
канымны,
Үземне
вакытсыз
ник суям?..
Киләчәк елларның
тормышы
уемда
бик матур
корылган.
Шул елларның
нигез ташына
Безнең еллар
өеп куелган.
Киләчәк елларны каршылап,
Елмаеп утырсам,
Атласам
елга тик бер генә,
Мин нигә?
Шуңа бит
шикләнәм:
Тукта,
чү!
Ни булыр иде соң,
Мин, Сирин,
Гөлсирин булып, гел
бизәнсәм?
Яз саен
яшәреп,
Таң саен
зәп-зәңгәр
чәчкәдә утырсам…
Ни булыр иде соң,
Түгәрәк
Тәгәрмәч
Булып мин
Әйләнсәм,
Бу шигырьнең
Тавыш, ритмын
Тәгәрәп
әйләнеп
күрсәтсәм?
Әй, абзый,
Син кая барасың?
Тәгәрмәч,
Тукта,
Ник чабасың?
Калдырмый,
Анасын,
Баласын,
Узып киттең
Гомер даласын!
Кайгы бармыни?
Кайгырмасаң,
Кайгылы
Кош та юк,
Бул тыныч!
Тик шушы
Үлемнең
үлмәве
һәркемгә
Зур кайгы,
Куркыныч!
Юк,
каным жәл түгел,
коелсын чәчкәм дә.
Каләмнән
тамдырып
канымны
Кәгазьгә чәчәм дә,
Җыр итеп
Тезәм мин.
Беләм мин:
Корбансыз
җиңү юк,
Авырлык күрмичә,
рәхәтләр күрү юк.
Яшисе килә,
күп яшисе.
Көләсе килә,
җиңәсе килә.
Киләсе көннәрнең
көлгәнен
күрәсе килә.
Их, күрәсе!
Күрәсе!!
Күрәсе!!!
Шул көләч көннәрнең
гөлләрен
үбәсе килә!
1930 ел.
 

Сирин БАТЫРШИН


Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от ededchechine

Комментарийлар