Логотип «Мәйдан» журналы

"Минем төбәктәге сирәк хайваннар" бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Төбәгебездәге Кызыл китапка кертелгән һәм сирәк очрый торган хайваннар турында беләсе килгәннәрне "Минем төбәктәге сирәк хайваннар" бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бу хакта Татарстан Экология һәм таб...

Төбәгебездәге Кызыл китапка кертелгән һәм сирәк очрый торган хайваннар турында беләсе килгәннәрне "Минем төбәктәге сирәк хайваннар" бәйгесендә катнашырга чакыралар. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараны "Россия дәреслеге" корпорациясе һәм Рус география җәмгыяте оештыра.
Зәңгәр төлке, ирбис, селәүсен, дала төлкесе - шушы һәм башка хайваннар гаять матур һәм шуңа күрә браконьерларның игътибарын җәлеп итә. Хәзер аларның популяцияләренә куркыныч яный, моның сәбәбе - уңайсыз яшәү шартлары белән беррәттән кайбер гражданнарның намуссыз мөнәсәбәте. Аларны коткару мөмкинлеге, сирәк төрдәге җәнлекләргә ярдәм итү турында фикерләрең булса, аларны да бәйгегә юлларга була, дип җиткерә оештыручылар.
Катнашу өчен ирекле рәвештә сезнең җирлектәге сирәк хайваннар хакында сөйләргә һәм популяциягә карата сак караш һәм аны саклап калу буенча сез үзегез нәрсә эшли һәм башка кешеләргә нинди киңәшләр бирә алуыгызны фаразлара кирәк. Бер яки берничә хайванны сайлап алып, кардан аларның сыннарын ясарга кирәк. Конкурска инша белән бергә кар сыннары фотоларын да җибәрү сорала.
Эшләр 2019 елның 28 февраленә кадәр кабул ителә. Анда балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, мәктәп, лицей, гимназия, сәнгать мәктәбе, балаларга өстәмә белем бирү үзәкләре укучылары, шулай ук мәгариф учреждениеләренә йөрми торган, әмма яшь категориясенә туры килүче балалар катнаша ала.
Бәйге өч номинациядә үткәрелә: "Минем назлы һәм кар җәнлегем", "Минем тәпиләрем" һәм "Тамашачылар мәхәббәте призы" (иң яхшы эш "лайклар" саны буенча сайлап алыначак, тавыш бирү 2019 елның 15 мартына кадәр дәвам итә). Катнашу өчен түбәндәге сайтта теркәлергә һәм гариза тутырырга кирәк: https://id.rosuchebnik.ru/signup. Җиңүчеләр 2019 елның 15 мартыннан алып 1 апреленә кадәр билгеләнәчәк.
Бу хакта тулырак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/23/177650/

Комментарийлар