Логотип «Мәйдан» журналы

«Минем гаиләм татарча сөйләшә» бәйгесе үтте

Финалга алты гаилә чыккан иде.

12.01.2024 көнне Яр Чаллы шәһәренең 54 санлы гимназиясендә «Минем гаиләм татарча сөйләшә» дип исемләнгән шәһәркүләм бәйгенең финалы үтте.

Финалга алты гаилә чыккан иде. 54 гимназиядән Бритьковлар, 2 санлы гимназиядән Хәбибуллиннар, 48 санлы лицей-интернаттан Мөхәммәтдиновлар, 64 санлы прогимназиядән Шараевлар, 59 санлы «Адымнар» гимназиясеннән Хәсәнҗановлар, 54 санлы гимназиядән Ситдиковлар гаилләре сайлап алуның I турыннан үтеп, II турда көч сынаштылар. Гаиләләр татарча матур итеп сөйләшүдә, төрле шөгыль осталыкларында, интеллектуаль уенда зирәклекләрен күрсәттеләр. Жюри һәр чыгышны ныклап күзәтеп, җентекле фикер алышудан соң Мөхәммәтдиновлар гаиләсен җиңүче дип тапты. Барлык гаиләләргә, төрле номинацияләрдә җиңүче буларак, шәһәр мәгариф идарәсе дипломы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйге Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы Милли матбугат үзәге җитәкчесе, «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Резеда Мәхмүт кызы Йосыпова инициативасы белән, төбәк бәйгесе рәвешендә, моннан ике ел элек башланган иде. Проектны 54 санлы гимназия директоры Рамил Роберт улы Исаев күтәреп алып, хәзер ул шәһәркүләм бәйгесе тәртибендә эшен дәвам итә. Жюри әгъзалары – шәһәр мәгариф идарәсеннән Наилә Миначова, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы җирле оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, «Шәһри Чаллы» газетасы журналисты Сәрия Батуллина, Аяз Гыйлаҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов, шәһәр советы депутаты Фирдүсә Әюпова бәйгедә катнашкан гаиләләргә рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерделәр.

 

Факил САФИН 

Комментарийлар