Логотип «Мәйдан» журналы

«Минем җанда Галәм яши...» – Факил Сафинның иҗат кичәсе

Факил Сафинның иҗат кичәсе.

2024 елның 26 февраль көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы Татар дәүләт драма театрында Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Язучыларның Чаллы бүлеге җитәкчесе,  күренекле прозаик, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы шәһәре җирле оешмасы җитәкчесе Факил Миңнемөхәммәт улы Сафинның иҗат кичәсе узды. Ул әдипнең 70 еллык юбилеена багышланган иде.

Чараларның беренче өлешендә Татарстанның күренекле язучылары, журналистлары (алар 60 ка якын иде) Яр Чаллы мәктәпләрендә зурлап әзерләнгән «Әдәбият көне»ндә катнаштылар. Театрның Кече залында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Ирек Шәрипов һәм Фәрит Уразаев җитәкчелегендә конгрессның Татарстан шәһәр-районнарындагы җирле оешма җитәкчеләре белән күчмә утырышын үткәрделәр.

Юбилей кичәсенә килгәндә, ул җыйнак театральләшкән өлеш белән башланып китте. Факил Сафин үзе шагыйрь образында, 59 нчы «Адымнар» гимназиясе укытучылары аның илһамчылары сыйфатында чыгыш ясадылар. Укытучылар юбилярның тирән фәлсәфи  шигырьләрен сөйләделәр.

Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин «Мәңгелек Әллүки» җырын җырлады. (Факил Сафин музыкасы, Роберт Миңнуллин сүзләре).

Кичәнең иң ямьле һәм тәмле өлеше балалар чыгышы булгандыр. Факил Сафинның оныклары – Сафина Камилә, Сафина Вәсилә (Казан шәһәренең 155 гимназиясе укучылары), Караева Диләрә (Яр Чаллы шәһәренең 52 нче гомумбелем бирү урта мәктәбе укучысы) бабаларының шигырьләрен сөйләделәр.

Яр Чаллы шәһәре 100 нче Балалар бакчасына йөргән балалар да кимен куймадылар – алар сәнгатьле итеп Факил абыйларының балалар өчен язган берсеннән берсе матур шигырьләрен ятлап килгәннәр иде.

Шәһәр мәгариф идарәсе каршындагы 13 нче сәнгать мәктәбе укучылары башкарган «Балаларның көлүләре» җыры (Факил Сафин музыкасы, Роберт Миңнуллин сүзләре) кичәне тагын да җанландырып җибәрде. Килгән кунаклар Яр Чаллы шәһәрендә милли белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатлы булуын ассызыкладылар.

Юбилярны котларга мәртәбәле кунаклар да килгәннәр иде. Беренче булып Яр Чаллы шәһәре хакиме Наил Гамбәр улы Мәһдиев сәхнәгә күтәрелде. Шәһәр тәкъдимнамәсе белән Факил Миңнемөхәммәт улына әле июнь аенда ук «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орден медале тапшырылган иде. Шәһәр хакиме аңа тәбрикләү хаты белән кыйммәтле бүләк тапшырды.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Нотфуллин министр Ирада Әюпованың Рәхмәт хаты һәм Татарстан мәгариф министрлыгының Милли белем бирү идарәсе башлыгы Илгиз Илдар улы Халиков Факил Сафинның Татарстан мәгариф министрлыгының «Педагог – остаз» күкрәк билгесен тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Шакиров Данис Фәнис улы юбилярга матур сүзләрен җиткерде, «Бөтендөнья татар конгрессы» иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара Берлеге медален тапшырды.

Халыкара конкурсалар лауреаты Азат Кәримов юбилярның сүзләренә композитор Илдар Камалов язган «Гомер» дип аталган язучының яңа җыры күпләрнең игътибарын җәлеп иткәндер. Җыр бөтенләй яңа форматта, үзенчәлекле яңгырашта, шук ук вакытта милли дә иде.

Татарстан дәүләт советы депутаты, Халык шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла юбилярга җылы сүзләрен җиткереп, аның күкрәгенә Татарстан Язучылары берлегенең «Әдәбияттагы казанышлары» өчен медален тагып куйды.

Кичәне әзерләүгә Татар театры зур өлеш керткән иде. Театр артистлары «Саташып аткан таң» роман-трилогиясеннән сәхнәләштерелгән өзеген күрсәттеләр. Романның төп герое – Әхмәтсафа Мостафа улы Дәүләтъяров. Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылында туган. Яшьтән революция эшенә катнашып киткән. Белемле, нык холыклы җитәкче булып  җитешкән. Репрессия елларында кулга алынып, 1938 елның 8 маенда атып үтерелгән. Аларның ике улы – Марат һәм Марлис булган. Бүген залда Марат абыйның улы Ринат Дәүләтъяров та бар иде.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илсөяр Зарипова «Ялына димәсеннәр» җырын башкарды. (Факил Сафин музыкасы, Саҗидә Сөләйманова сүзләре).

 Котлауларны дәвам итеп «ТАТНЕФТЬ» вәкилләре Флера Абелмагъдановна Шәйхетдинова, Илшат Камил улы Мингәрәев сүз әйттеләр. чөнки Факил Сафин Язучылар берлегенең Әлмәт зонасында да зур эшләр алып бара икән.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Алсу Җәүдәт кызы Исмәгыйлева Татмедиа акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Казаннан танылган яшь җырчы, Әлфия Авзалова бәйгесе җиңүчесе Алмас Хөсәенов «Курай моңы» җырын башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен казанды (Факил Сафин музыкасы, Альбина Авзалова сүзләре). Баянда легендар музыкант Наил Мөхәммәтҗанов уйнады.

Әлбәттә инде, язучының котларга Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бер төркем якташлары да чыкты. «Чаллы икмәге» АҖ генераль директоры Рафаэль Сөләйман улы Юнысов та котлап, истәлекле бүләкләрен тапшырды.

Шулай ук Мөслим районыннан чыккан талантлар – Халык шагыйре Фоат Садриев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, шагыйрә Шәмсия Җиһангирова һ.б. якташларына ихластан котлауларын юлладылар.

Мөслим сандугачы Гүзәл Галиева моңлы тавышы белән «Мөслимем» (Факил Сафин сүзләре, Илгиз Закиров музыкасы) җырын гаҗәеп тирән итеп башкарды.

Башкортостанның Туймазы шәһәрендәге «Ильфа» җәмгыяте генераль директоры, Татарстанның атказанган артисты, җәмәгать эшлеклесе Фәнир Галимов Факил Сафинны котлап сүз әйтте. Татарстанның һәм Башкортостанынның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Татарстанның атказанган артисты Алмаз Ишморатов Фәнир Галимовның җырын башкарды.

Юбилярга Түбән Кама, Тукай, Минзәлә районнары башлыклары, «КАМАЗ» ның Автомобильләр заводы профкомы котлаулары да җиткерелде.

Шагыйрь һәм тәрҗемәче Вера Хамидуллина Язучыларның Россия берлекләре исеменнән Факил Сафинга «Фидакарь хезмәт өчен» дипломы һәм күкрәк билгесе тапшырды.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина-Нигъмәтҗанова «Яшик әле» җырын башкарды (Факил Сафин музыкасы һәм сүзләре).

Кичә ахырында язучы Яр Чаллы хакимиятенә, кичәне әзерләүдә катнашкан барлык кешеләргә, килгән барлык кунакларга олы рәхмәтләрен җиткерде. Әдәби-музыкаль иҗат кичәсе җылы, юморлы атмосферасы белән җәмәгатьнең күңеленә хуш килде.

Кичәне алып баручы – Лилия Гыйбадуллина.

Сценарий авторы – Айгөл Әхмәтгалиева.

Сәхнәгә куючы – театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.

 

Гөлнар КАРАЕВА

Фото: Гөлнар Караева

 

Галерея

Комментарийлар