Логотип «Мәйдан» журналы

Милли Шура рәисе татар стратегиясен төзүдә яшьләрне җәлеп итәргә тәкъдим итте

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев «Татар халкының үсеш стратегиясе»н төзүдә яшьләрне дә җәлеп итәргә чакырды. Бүген стратегиянең эскиз...

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев «Татар халкының үсеш стратегиясе»н төзүдә яшьләрне дә җәлеп итәргә чакырды. Бүген стратегиянең эскизы Башкортстанның Уфа каласында тәкъдим ителде.
0108
«Нур» дәүләт татар театрына Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. «Кайда яшьләр? Алар очрашу булганын белмәгәнме?» - дип залга сорау белән мөрәҗәгать итте Васил Шәйхразиев.
«Очрашуларда күпчелек совет чорында туып үскән буын катнаша. Бу бер яктан зур горурлык – без милләтне кайгыртабыз, йөрәкләрдә ялкын бар. Әмма без киләчәкне уйлыйбыз икән, безгә яшьләрне дә күбрәк җәлеп итәргә кирәк», - диде ул. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе төбәкләрдәге татар оешмаларын татар яшьләре белән актив эшләргә өндәде.
«Шул сәбәпле без дә Бөтендөнья татар конгрессында яшьләр «канаты» эшчәнлегенә зур игътибар бирәбез. Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумын быел да уздырачакбыз. Бу - аларга танышу, аралашу, берләшү мөмкинлеге», - диде Васил Шәйхразиев.

  •  Бөтендөнья татар конгрессы төзегән Татар милләтенең үсеш стратегиясе эскизы буенча очрашулар Россия төбәкләрендә февраль аеннан үткәрелә башлады. Бер атна элек Екатеринбургта Урал татарлары форумында һәм Ростов-Дон шәһәрендә шундый ук сөйләшүләр булган иде. Стратегияне быел август аенда кабул итәргә планлаштырыла.

  • Бүген Татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышучылар Уфа "Нур" дәүләт татар театрына җыелды. Театрның тамаша залы 500 кешене сыйдыра.


Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/24/181481/

Комментарийлар