Логотип «Мәйдан» журналы

Милли ашлар конкурс-фестивалендә татар тәм-томнары җиңгән

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан халыклары милли ашлары» конкурс-фестивале үтте. Фото: addnt.ru/festival-konkurs-kukhni-narodovМилләтара гастрономик бәйрәм Казанда быел икенче тапкыр...

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Татарстан халыклары милли ашлары» конкурс-фестивале үтте.
Clipboard112 Фото: addnt.ru/festival-konkurs-kukhni-narodov
Милләтара гастрономик бәйрәм Казанда быел икенче тапкыр узды. Аны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы, Мәдәният һәм диалог үзәге, Халыкара сервис көллияте оештыра, дип хәбәр итә Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.
Бәйгедә катнашучылар аш-су йолалары аша кунакларны һәм жюрины төрле халыкларның мәдәнияты белән таныштыра алды. «Пешерү осталыгы» классында конкурсантлар үз милләтләренә хас булган ризыкларны тәкъдим иттеләр. Моннан тыш «Арт-класс» номинациясе дә каралган иде. Биредә авторлар азык-төлектән ясалган сәнгать эшләнмәләре белән таныштырдылар.
Clipboard113
Конкурсантлар, ягъни 13 команда, призлар өчен көч сынашты. «Татарстан халыклары милли ашлары» конкурс-фестиваленең Халыкара сервис көллиятендә үткән ачылышыннан соң катнашучылар аш бүлмәсендә үз эшен башлады. Конкурсның шартлары буенча аларның барысына да аш-су әзерләү һәм аны бизәү өчен төгәл ике сәгать вакыт бирелде.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Россия һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче халыкларга хас булган тәм-томнарны тәкъдим иттеләр. Һәр катнашучының өстәле тәмле ризыклар белән генә түгел, ә үз милләтенә хас булган атрибутика белән дә бизәлгән иде. Конкурс тамашачылары күңеленә хуш килгән һәр тәм-томны татып карый алды.
Конкурның нәтиҗәләре буенча 1 нче урынга татар ашлары лаек булды, 2 нче урынны әзербайҗан һәм 3 нче урынны таджик тәм-томнары яулады. Тамашачылар мәхәббәте призын Татарстан греклары милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлегенә бирделәр.
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар