Логотип «Мәйдан» журналы

Милләт йөзен шәхесләр билгели

Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге китапханәсендә язучы, дин галиме, мәшһүр мәгьрифәтче, халык табибы Таҗетдин Ялчыголның тууына 260 ел уңаеннан «Тарихта эзле инсан» дип исемләнгән фәнни-эзләнү конференция үтте.

Бу очраклы түгел, Ялчыгол Түбән Кама районының Каенлы, Кызыл Чапчак авылларында өч дистә елдан артык  яшәп, иҗат иткән, балаларга дин сабагы биргән, дин-исламга хезмәт иткән. Китапханәләр берләшмәсе дин галимен үз күренеклесе итеп, елны Таҗетдин Ялчыгол  шигаре астында уздыра, бу уңайдан «Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихы» проектын «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы җирле бүлеге һәм төбәк тарихчылары белән бергә алып  бара. Шул рәвешле  китапханәләр берләшмәсе Ялчыгол мирасын халыкка кайтару буенча саллы эш башкара.  Бу уңайдан Каенлы авылы китапханәсен үрнәк итеп куярлык, биредә берничә ел инде Ялчыгол мирасы укучыларга җиткерелә.

Утырышта татар теле укытучылары, китапханәчеләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре, актив югары сыйныф укучылары, Ялчыгол дәвамчылары катнашты. Чараның җомга көнне оештырылуы аңа үзенчәлек өстәде. Утырыш Корьән аятьләре укып, дога кылудан башланды.

Ялчыголның соңгы 14 ел гомере Зәй җирлегендә уза, ул биредә дә иҗат итә, балаларга дини тәрбия-белем бирә, нәсел калдыра.

– Зәйлеләрнең Таҗетдин Ялчыголны зурлаулары куандыра, язучыга аталган урам, мәчет,  истәлек билгесе бар. Ялчыгол без -түбәнкамалылар өчен дә кадерле, әлеге шәхес гомеренең мәгьнәле өлеше, иҗат итү чоры безнең төбәктә узган бит, – ди Флера Гарипова.

Бу сүздә хаклык бар. Каенлы, Кызыл Чапчак авылларының Рөстәм Галиуллинның «Васыять» романына керүе шул хакта сөйли.

Мамадыш районының Кече Сон авылы да чал тарихны саклый.

Әтисенең васыяте буенча, Таҗетдин Ялчыгол  биредә өч ел яшәп, аның каберен зират кыла.

– Ялчыгол дәвамчылары авылның зыялылар каберлегендә  Таҗетдин Ялчыголның әтисенә яңа таш куйдылар, Сон җирлеге үзидарәсе көче белән ишелеп беткән элекке мәдрәсә торгызылып, анда Фәрит Яруллин музее булдырылды. Шунысы куанычлы, анда Ялчыголга да экспозиция оештырылды. Ул  яңа мәгьлүматлар белән тулылана бара, – ди җирле тарихчы Рәисә Муллаәхмәтова.

Утырышта Мамадыш, Түбән Кама, Зәй тарихчылары, Ялчыгол дәвамчылары катнашып, чыгышларында  дин галименең гыйльми-мәдәни мирасы кызыл җеп булып сузылып барды, тарихта эзле инсан «сукмакларыннан» йөрелде. Эзләнгән эзгә төшми калмый ул.

– Укулар, фәнни-эзләнү конференцияләр укучыларда эзләнергә, якташ иҗатына, телебезгә  кызыксыну уята, – ди җирле тарихчы Айдар Хәмзин.

Түбәнкамалылар язучы, дин галиме әдәби мирасын халык хәтеренә кайтаруга  алынуы – яхшы  гамәл. Милләт йөзен аның шәхесләре билгели.

Халык шагыйре, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев китапханәләр, шул исәптән Габдулла Тукай исемендәге китапханәне төзекләндерү буенча да күп эш башкарды. Әлеге китапханәдә дин галиме, язучы хөрмәтенә оештырылган чара Разил Вәлиев рухына дога булып барып ирешер.

 

Рәзимә Кашапова

 

Галерея

Комментарийлар