Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында үзенчәлекле очрашу
7 февраль көнне Татарстан Язучылар берлеге рәис урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин һәм шагыйрә, прозаик Әлфия Си...
7 февраль көнне Татарстан Язучылар берлеге рәис урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Факил Сафин һәм шагыйрә, прозаик Әлфия Ситдыйкова Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында үзенчәлекле очрашуда булып кайттылар.
Халыкара әдәби очрашуда Төркиянең Бартын университетында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен бирүче, филология фәннәре докторы Альп Эрен Демиркая, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы студентлары, уку йортында белем бирүче галимнәр, Башкортстан Язучылар берлегенең татар секциясе җитәкчесе Руслан Сөләйманов, шагыйрә, композитор, автор башкаручы Флера Шәрипова, «Кызыл таң» газетасы журналисты Зөһрә Исламова катнаштылар. Факил Сафин студентлар белән җанлы сөйләшү алып барды, «Мәйдан» журналы эшчәнлеге белән таныштырды, шигырьләрен укып ишеттерде. Әлфия Ситдыйкова да чыгышын шигырь белән башлап җибәрде. Үзенең «Дөнья тәгәрмәче» әсәрләрен төрек теленә тәрҗемә иткән Альп Эрен Демиркаяга рәхмәтен белдерде. Альп Эрен авторга төрек телендәге китапларын тапшырды. Татарстан язучылары Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты укучыларына алып килгән китапларын бүләк иттеләр. Аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Очрашу ахырында истәлеккә фотога төшеп, киләчәктә дә иҗади бәйләнешләр дәвамлы булыр дигән теләк белән саубуллаштылар.

Әлфия СИТДЫЙКОВА
Комментарийлар