Логотип «Мәйдан» журналы

Миасс шәһәрендә беренче мәчет ачылган

Миасс шәһәр округында беренче мәчет ачылган. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото: cdum.ruСелянкино бистәсендә Аллаһ йортын торгызуны Насыйровлар һәм Сәйфе...

Миасс шәһәр округында беренче мәчет ачылган. Бу хакта Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
0163 Фото: cdum.ru
Селянкино бистәсендә Аллаһ йортын торгызуны Насыйровлар һәм Сәйфетдиновлар гаиләсе башлап йөргән. Мәчетнең проектын моннан 10 ел элек үк ясый башлаганнар. Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Төбәк Диния нәзарәтенә иман йортын торгызу өчен участок бүләк иткән.
Мәчет ике катлы итеп төзелгән: аскысы – ир-атлар, икенче каты хатын-кызлар намаз уку өчен тәгаенләнгән. Ислам нигезләрен өйрәнү өчен махсус бүлмәләр дә бар. Ишегалдында балалар мәйданчыгы ясап куйганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.
Мәчетне ачу тантанасында Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Ринат Раев төзелеш эшләрендә катнашучыларга рәхмәт белдергән һәм соңгы елларда дин юлына аяк басучыларның артуын әйткән.
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/29/174260/

Комментарийлар