Логотип «Мәйдан» журналы

Мәхәббәттә гөнаһ бар

Повестьның дәвамы.

Башы: http://maydan.tatar/mexebbette-gonah-bar-povest/

 

3


 Авыл тынлыгын шәһәрдә адаштырдым. Казан — зур базар, шаулый-гөрли иде.
Мин дә аның ритмына яраклаштым шикелле. Әйтерсең тәүлектән артык йоклап, төшемдә Карасу белән саташып уяндым. Баксаң, алан да юк, Равил дә юк… Озак-озак тауар кибетләрен буйладым. Яңа уку елына киемнәр сайлыйм, имеш. Аннан берәм-берәм ахирәтләремә сугылдым. Ә алар җәйге ялда иде. Кафеда колакны ярган музыка белән узыша-узыша чәй эчтем. Мин көнозын нәрсә беләндер мавыгып чуалган-чәбәләнгән дөньямны тәртипкә салырга тырыштым. Ләкин җанымны алдый алмадым. Ул Карасуда иде, Карасуда! Төнлә төтен белән ысланган күк йөзеннән йолдызлар эзләгәндә һәм эзләп тә тапмаганда, җанның бәргәләнүенә чик-чама булмады. Иртән таң әчесе белән җыендым да авылга киттем. Мин чын-чынлап юләрләнгән идем. «Күпер» тукталышында автобустан төшеп аксый-туксый өч-дүрт адым гына атлаган идем, юл читендә кызыл машина күземә чалынды. Равил! Нишлим мин?! Ник кайтам?! Кичә генә «очраштырма» дип Ходайга инәлгән хатын, чылбырдан ычкынып, егетнең кочагына үзе атыла. Оят, оят, оят!
Равил йокымсыраган иде бугай. Автобус тәгәрмәченең чыжылдаган тавышына уянып, машинадан чыкты. Без, аргы як белән бирге як, бер-беребезгә карашып сүзсез генә басып тордык. Йөрәк сулкылдады, хисләр ташыды…
— Өс… өс-башымны алмаштырып килеш әле. — Ялганласам, тотлыгам икән. — Ә син кемне көтәсең?
— Берәүне… Аягың төзәлдеме?
— Авыртмый…
— Аксыйсың бит. Капка-ишекләрең ачык. Этең дә өрми.
— Казан ерак, тиз генә әйләнәм димә. Ярый, мин туры аланга барам. Син көтәсе кешеңне көт.
— Берәү дигәнем син бит инде ул. Кил, утыр, Диләрә.
Мин йөгәнсез хисләремне тиз генә таш кабыкка төрергә тиеш идем. Коры гына:
— Рәхмәт, — дидем.
— Әнкәй авырайды, сулышлары киселер, ахрысы. Сине лагерьга илткәч, авылга китсәм рөхсәттер бит, җитәкче апа?
— Үртәмә, зинһар! Алай-болай ярдәм кирәксә, шылтырат.
Егеткә кесә телефоным язылган кәгазь суздым.
Аланда бөтен нәрсә үзгәргән иде. Ничек моңарчы искәрмәдем икән: яфракларына сәлә генә көз сарысы йоккан усаклар нинди төз икән! Аларның түбәсендә кояш нурлары җемелдәшә. Ә каен кызларына аклык болытлардан ягылмады микән? Уенчык чалгы белән чыкырт-чыкырт чикерткәләр үлән чаба… Җирән башлы көяз гөмбәләр, оялчан әбиләр кебек, авызын томалап көлә… Урманда эше төгәлләнмәгән ала кош пыр-пыр куактан куакка очып куна…
Юк, алан түгел, мин үзгәргәнмен. Мәхәббәт, ачкыч яратып, йөрәгемнең бикле ишекләрен ачкан иде. Йа Аллам! Бу чирдән ничек терелергә?! Мин иң куркыныч яшьтә идем. Җиңел-җилпе яшүсмерләрнең акылы җитмәгән юләрлекләрне хатын-кыз кырыктан узгач эшләп ташлый. Табигать йә бәхетле, йә бәхетсез итәр өчен аңа соңгы мөмкинлек биреп карый. Минем очракта исә бәхеткә өметләнү ахмаклык иде. Без тиңнәр түгел идек, түгел идек!
…Егет ярты төн уртасында шылтыратты.
— Миңа син кирәк, чык әле, Диләрә, — диде.
Тавышында хәсрәт бар иде. Ут кабызмыйча гына, ашыга-ашыга киендем. Әйтерсең мин дөньяда баткан бәндәне коткаручы тылсымлы көймә идем. Хатын-кызның тагын бер ялгышы: ир-атның кайгысын да, борчуларын да, йөрәк аша үткәреп, җанына аудара. Ул аның хәсрәтеннән авыруга сабыша.
Мин: «Нәрсә булды?» — дип сорамадым. Барысы да тавышыннан билгеле иде. Без, Галәм өчен ике кара нокта, алан кырыеннан атладык та атладык. Җәй җылысы сүрелгән, җиңелчә генә калтырата иде. Кинәт урманда өзеп-өзеп кемдер ыңгырашты. Куркудан Равилгә табан сикердем.
— Агач ул… — Егет кулымнан тотты. — Корыганда кайрысыннан куба да авыртуга түзалмыйча ыңгыраша. Агачлар аягүрә үлә. Әнкәй китте бит минем…
— Ходай урынын җәннәттән әйләсен. Син… син нык бул инде… Дөньяда без вакытлыча шул…
Равилне юата-юата кулымны бушатмакчы идем, ул ычкындырмады.
— Өйләнәсеңме, диде. Әйе, дидем. Кызың ни атлы, диде. Диләрә, дидем. Мин, алайса, тынычлап үләм, улым, диде.
Аланмы, минме уңга-сулга чайкалдык.
— Синең Диләрә исемле кызың юк!
Бөтен көчемә кулымны тарттым.
— Бар! — Егет караңгылык эченнән кочагына суырып алды. — Мин теге агач хәлендә, кичә төне буе юл буенда ыңгыраштым. Син Казаныңа качтың, әйе. Үзеңне минем йөрәктән каермакчы идең, киребеткән! Паспорттагы яшең белән мактанма, яме! Без дә маңка малайлар түгел, Мәкәрҗә ярминкәсендә кыргый атларны аз биетмәдек.
Аның кайнар сулышы исертә-тилертә иде. Җитмәсә, ярамны кузгатып, Илдус исемә төште. Бу якта ир-ат гайрәт чәчкәндә Мәкәрҗәдә «ат биетә» икән. Янәсе, ат хәтле ат буйсындырып саткан халык алар. Бичара Илдус та шулай сөйләнә иде. Ә аннан ни файда?!
— Диләрә… Син дә хәл эчендә. Юкса кире кайтмас идең, — диде Равил, чәчемнән сыйпап.
Егетнең киң күкрәгенә башымны куйдым.
— И Аллам, бирмә миңа сөю җәзасы…
— Нәрсә дидең син, Диләрә?!
— Юк, болай гына… Мондый кайгылы сәгатьләрдә нишләп йөрисең, егет? Күрше-күләннәрегез ни дияр?
— Син мине таш бәгырь димә! Йөрәгемнең әрнүенә чыдамагач, синең яныңа килдем. Әнкәй бит ул, Диләрә! Өйдә карчыклар төнката дога укый. Әзрәк апаның күзеннән югалып торыйм, дидем. Әнинең өзлегүендә гел мине гаепләде.
— Тиздән таң ата. Кайт инде…
— Сагынуымның яртысын сиңа күчеримме, Диләрә?
— Кайт, яме.
Без нәкъ вакытында аерылдык. Лагерь бинасының өйалдында гөлт итеп ут кабынды. Баскычка киерелә-киерелә күлмәктән генә Гаян чыгып басты.
— А-у, Диләрә-ә-ә! Син кайда?
— Тс-с, шүрәлеләрне өркетәсең? — Мин, үлән ерып, бинага табан чаптым.
— Фу, төн бигрәк салкын! Капыл гына йокым качты, синдә дару юк микән дип бүлмәңне шакысам, урын-җирең тузгыган, киемнәрең чәчелгән, җен урлады мәллә, дим.
— Кем дә урламады. Урман һавасы сулыйм.
— Һи, әкәмәт инде сез, шәһәр кешеләре. Ул һаваны кайсы тишекләргә тутырасыздыр. Әллә сез үлчәмсез инде, тәүбә-әстәгъфирулла. Керәсезме, Диләрә? Бүген сакчыбыз юк, аланда бик хозурланма, бүре абзый ботарламасын. Равилнең әнкәсе каты чирләгән, ди.
— Үлгән… — Мин әз генә тотылмадым. — …Үлгәндер, бәлки.
— Озак интекте, мескенкәем. Энекәй белән апакай тынышалмады. Туганнары өйләндермәкче, ә бусы… Карале, Диләрә. Синдә яучылык сәләте бардыр, иеме? И җайлы җир бу урман, кавыштыр безне Равил Сәйдәшевич белән, җә! Үләм мин шул егет дип саргаеп! Каным кайный, малай.
«Нишли бу җүләр кызый?! Ник ул йөрәгемә пычак белән чәнчә? Әле мин егетнең ут-кочагыннан чыгып суынып та өлгермәдем, әле мин аның сулышына кушылып сулыйм».
Чү, монда мин юләр идем. Кем белән ярышам, ә?! Гаян яшь, Гаян чибәр…
— Кавыштырасыңмы, Диләрә?
— Мин — начар яучы, сеңлем. Үзең егетнең йөрәгенә юл тап.
— Һе, тап, имеш. Әйдә өйрәт. Син ушлы хатын. Директор кызы өчен бик майлы калҗа бит ул Равил!
Һай, ирләр йөрәге мәсьәләсендә мин тәҗрибәсез идем, чөнки элек мәхәббәт учагын кабызыр өчен шырпы да сызып карамадым. Минем бу дөнья өчен бик җайсыз кеше икәнлегем шуннан да беленә иде.
— Чынлап та салкын икән, — дидем. Миңа бәйләнчек Гаяннан арынырга кирәк. Аннан, мин бит бербөтен түгел, кабыгым гына гәүдәмне тотып тора, ә җаным егет белән ияреп киткән иде.
Ул тагын шылтыратты. Мин, баягы хисләрне бастырырмын да Ходай биргән гомеремне элеккечә салкын, битараф дөнья чыраена текәлеп яшәп бетерермен дип, юрган астында бер өшеп, бер туңып ята идем. Телефонга да кагылмадым. Әй, үзеңне алдаудан ни мәгънә?! Әнә, күземне яшькә манчып, күңелемдә сагыну бөреләнә иде. «Сагынуымның яртысын сиңа күчеримме, Диләрә?» Күчте инде, егет, күчте…
Иртәгәсен телефон янә телгә килде. Алмадым… Курку тәнемне куыра иде. Егет, каһкаһә белән көлеп: «Шаярдым», — дисә?
Алан сукмагында ясанган-бизәнгән, бәләкәй сумкасын иңенә аскан Гаян белән маңгайга-маңгай бәрелешә яздык.
— Уф, иртүк һава сулый шәһәр кешеләре. Минем Кәкре Күлгә — Равилләргә йөгереш. Апасына шылтыраткан идем, әнкәй вафат, бүген җирлибез, ди. Менә кайчан егеткә мин кирәк ул! Юатырмын, иркәләрмен, кайгысын бүлешермен. Шәт, син әйткән туры юл йөрәккә шунда салыныр.
Көнләшү дигән әче әрем тәмен татымаган идем. Тамакны өтеп, йөрәкне тырный икән.  Юата, иркәли, димәк. Ә миңа егет шылтыратканда «әйе» дип эндәшергә дә горурлыгым кушмый. Һәм мин хәзер генә берничек тә үземне үзгәртә алмыйм.
«Тукта, барма! Минем җаным аның янәшәсендә! Тимә безгә, аерма безне, җилбәзәк кызый!» — Бу минутларда мин булып өзгәләнә-өзгәләнә урман кычкырды, алан кычкырды, кошлар кычкырды…
Ярты көн инә өстендә биедем. Күз алдымда Равил белән Гаян иде. Күр, кочаклашалар, күр. Кыз елан кебек беләкләре белән егетнең муенына урала. Хак, мин куркыныч яшьтә идем. Көнләшүем дә бүтәннәрнекенә охшамаган, үземне эчтән кимерә-кимерә газаплый идем.
Егетнең йөрәгенә юл ярам дип шапырынган чибәркәй борын салындырып кайтты.
— Дорфа, төпсә, тәрбиясез бит ул Сәйдәшләр оныгы. «Җанашым, кайгыңны уртаклашам», — дип кочакламакчы идем, «Синең җанашың — урамдагы багана», — диде. «Нишләп аяк астында буталасың? Диләрәгә булыш әнә», — диде.
— Шулаймыни?!
Урман «уф» дип җиңел сулады, алан кул чәбәкләде, кошлар чыркылдап көлде. Дөньяның караңгы чырае яктырып, җанымны сөенеч биләде. Аһ, бу мәкерле хатын-кыз. Мин шуның берсе идем ләбаса!
Равил икенче көнне кичкырын пәйда булды. Без Гаян белән, сөлгеләр тотып, күлгә төшеп бара идек.
— Әллә су коенасызмы, кызлар? Күкенең тамагы карлыккан бит инде, — диде ул, күңелсез генә. — Аннары, күл белән шаярырга ярамый, дигән идем. Берәүләргә…
«Берәүләр» мин идем, әлбәттә.
— Су пәрие табаныбызны кытыклар дисәң, әйдә, син ярда сакта тор!
Гаян егетнең җилкәсенә сөлге япты.
Мин җиргә әллә бастым, әллә юк. Гәүдәм сукмактан оча. Ул янәшәдә, ул янымда! Аның күңелсез кыяфәте бәгыремне телгәләсә дә һәм мин берничек тә аны юатмасам да, иңнәремдә бәхет канат җилпи. Дөньяны җебеткән яңгырдан соң кинәт кенә эсселәткән иде. Тәннең суда суынасы килә. Тик мин Равил алдында чишенергә оялдым. Ул күлгә карап утырды. Тиз-тиз генә киемнәрен салып ташлаган Гаян юри егет каршында сыргалана-боргалана башлады. Әйе, аның гәүдәсе сылу иде… Мин тагын көнләштем бугай, йөрәк чәнчеде. Егет күзе белән генә чибәркәйне ашый дисәм… Йа Ходай, ул башын тезләренә куйган да мине күзәтә иде. Әйтерсең мәктәп үрмәкүче икебезне тоташтырыр өчен арага җеп үрде. Беркайчан да ирләр карашыннан тетрәнгәнем юк иде. Аның күзләре мине ярату белән коендырды.
— Равил белән аулакта калдыр, яме. Кит, яме. — диде Гаян, колагыма пышылдап.
Кыз, балык сыман, күлгә сикерде.
— Нихәл син?..
Җаным тоташ ут иде.
— Әнкәйне җирләдек. Рөхсәт итсәң, иртәгә апага әйберләр ташыр идем. Коръән мәҗлесенә анысы-монысы кирәк, ди.
— Әй, син тагы! Әлбәттә, бар. Рөхсәт сорап килмәскә иде инде.
— Күрәсем килде, Диләрә. Сине…
Гаян судан башын калкыта да безгә кул болгый, ә аның ишарәсе миңа гына аңлашыла иде.
— Мин… мин теге камышлы тирәсендәрәк йөзәм, — дидем.
Равил дә кузгалды.
— Миңа да вакыт. Апа тиргидер. Төнлә уникедән соң алан очында көтәм, Диләрә.
«Һи, тәки Равил белән кавыштырмадың инде! Тереләй саргайтып үтерәсең инде!» — дип үпкәләгән Гаянга ничек серемне түгим ди?! Ялкыны чәчрәмәсен дия-дия, курка-курка мәхәббәт учагына якынлашканда кеше хәлен уйлыйсыңмыни ул!
…Төнлә яшь кызлар җитезлеге белән тәрәзәдән чыктым. «Алайдыр, болайдыр» дигән икеләнүләрдән узган идем. Алан түшәме бик тәбәнәк, йолдызлар чекерәя-чекерәя миңа карады. Үртәдеме, көлдеме? — Тик үзләренә мәгълүм иде.
…«Алан» миңа куенын ачты. Ул кайнар иде, дәртле иде, чөнки бәгыремнең кочагы иде.
— Сагындырдың, шәһәр кызы, — диде ул.

 

 

 

 

4


Казаннан юксынып дусларым кайтты. Без, гомер сукмагыннан атлаган дүрт җан, холык-фигыльләребез төрле-төрле булса да, бер башак бөртекләре идек. Кызлар башта минем
«башбаштаклыгымны» хупламыйча аһ-ваһ итенделәр дә эшкә ябыштылар. Зәрия мунча якты, Гөлия бәлешкә ит-бәрәңге турады, ә Гөлсирә белән без ишегалдында кибеп саргайган үләннәрне йолкып яндырдык. Гөлсирә арабызда бердәнбер ирле хатын иде. Миңа аның белән җиңел дә, рәхәт тә, чөнки ул сөяркәләр белән мактанып саруымны кайнатмый.
— Сине башбаштак дип ачуланды. Кинәт кенә авылда укытырга калуың сәеррәк, Диләрә.
— Тугани апа йорт-җирен минем исемгә яздырган бит.
— Сат! Син — шәһәр кызы, камырын ничек кенә кабартсаң да, авылда ипиең уңмас. Әнә Мәслик, шәп кеше белән таныштырам, ди. Заманында Президент ипподромында чабышкы атлары тәрбияләгән, ди.
Мәслик Гөлсирәнең ире иде.
— Миңа сөяркә кирәкми, сердәш. Ат белән мавыгучылар бигрәк тә.
— Нинди сөяркә! Ялгыз, ди, ул. Хәзер ялда, ди. Караватың кырыена ат бәйләмәс.
Шунда капканың келәсе шылт итте, һәм бер кочак әйбер күтәргән Равил килеп тә керде. Ә мин аны дусларымнан яшермәкче идем… Ул минем иң тирән серем иде.
— Кунакчаңда кунаклар икән, Диләрә.
Егет тә уңайсызланды.
— Әйе шул.
— Болар сиңа. — Равил тартмаларны юылган баскычка куйды. — Дәфтәрләр, кәгазьләр, каләмнәр. Йә, хушыгыз, кызлар.
Капка ябылгач та сизгер Гөлсирә:
— Карасуга берегүең аңлашылды хәзер, — диде. — Бу яшь әфәнде сиңа гашыйк!
— Кит әле, сердәш. Хезмәттәш кенә ул. Мәктәптә кирәк-яраклар бүлгәннәр дә, минем өлешне китергән.
Гөлсирә учымдагы үлән валчыкларын кагып төшерде.
— Син үз савытыңа сыймыйсың, Диләрә. Күзләрең сәер яна. Сак бул, яме!
«Сак бул…» Ник?! Нигә?! Минем дә берәр тапкыр яратырга хакым бар лабаса! Тыелмадым түгел, тыелдым. Хисләремне төреп, кыса-кыса бәйләдем, ә төеннәр, әфсен укып өргәндәй, кинәт кенә чишелде-таралды. Лагерьдан соң мин, шәһәргә таясы кеше, директор: «Бездә укытучыларга кытлык, кал», — дигәч, әз генә дә ялындырмадым, киресенчә, күңелемдә шатлык-сөенеч тыпыр-тыпыр биеде.
«Ярар», — дип әллә ничә мәртәбә кабатладым бугай. Мин Равил белән араны өзә алмадым! Инде үземне «җүләр» дип әрләүләрдән дә арыдым һәм, тәкъдиремә буйсынып, тып-тын гына яраттым… Авыл көзләре эчпошыргыч күңелсез, яңгыр ява, юл пычрак, кичләре караңгы, диләр. Ә мин шушы елак-мыжык көннәрне, мөгаен, кояшлы җәйләргә дә алмаштырмас идем. Чөнки дөньямны балкыткан кешем гел янәшә иде. Янәшә иде… Ә моның ни дәрәҗәдә авыр сынау икәнен белсәгез икән! Чит-ятлар сизмәсен өчен күзләр генә очраша. Авылда яшерен эш юк, һәммәсе дә уч төбендә ялтырап ята. Ә безгә ничек тә яшерергә кирәк! Коридордан үткәндә, җыелышларда, бәйрәм табыннарында хыялда үрелгән җеп аша гына җаннар бер-берсе белән тоташа. Гүя мин үсмер кыз мәхәббәте кичерәм: үзем егеттән оялам, үзем аңа тартылам. Әмма аулак өй турында хыялланырга да куркыныч иде.
Сәрбиназ карчык:
— Ялгыз хатынга җен ияләшә, — дип, миндә төн куна, ә югары сыйныф кызлары утырмага җыела, Гаян исә минем кулым белән һаман егетне ауларга маташа иде.
— Теге карчыкны биздер, кичкә Равилне чакыр. Аннары үзең өч-дүрт сәгать урамда йөр, сез, шәһәр кешеләре, һава суламаса тончыга, — дип җелегемне киптерде кыз.
Ә мин аның теләген үтәсәм, яраткан кешемнең күңеленә төкерер идем. Әлбәттә, егет ачудан Гаянны тәрәзәдән атачак. Рәхмәт яугыры, Сәрбиназ карчык усал иде.
Ул, кызның мәкерле ниятен сизгәндәй, таягы белән идәнгә кадый-кадый:
— Мин күршем Мәүлидә ызбасында күз дә, колак та, ватый. Миңа кысанланмагыз, оланнар, — диде.
Беркөнне укытучылар бүлмәсендә ничектер Равил белән икәү генә калдык. Егет:
— Йөз сакчы бастырып кечкенә утрауга япканнар диярсең. Керфегең селкенсә дә сакчы күрә. Былтыр заманнан бирле кулыңны да сыйпаган юк. Син шундый мөнәсәбәтләргә ризамы, Диләрә? Фатир хуҗасы Тимерҗан бабай иртәгә район үзәгендәге кызында куна, ди. Караңгылаткач кил әле…
— Юк, ярамый!
— Нишләп ярамый? Без бер-беребезне яратабыз бит, Диләрә! Мәхәббәттә гөнаһ юк ул.
— Бар. Әгәр ул урланган булса, мәхәббәттә дә гөнаһ бар.
Егет урындыгына сыймады.
— Йә, әйт, без аны кемнән урладык соң? Син дә, мин дә ирекле түгелмени?
Йөрәгемә боз кисәге кадалды. Дөрес, Равил белән мин ирекле. Ләкин без барыбер карак! Без еллардан урлап яратабыз. Егет минем яшь чактагы елларыма кул суза, ә мин аның бүгенгесенә ымсынам. Бездә тиңлек-тигезлек юк!
— Болай гөнаһ дисәң, никах укытабыз!
Нәкъ шул вакытта ишектән Гаян атылып килеп керде.
— Уф, аяк асты лыш измә, итекне суыра. Нәрсә укытабыз дисең, Равил Сәйдәшевич?
— Гаян ише наданнар аркасында фәннәрне начар укытабыз, дим. Дәресеңә соңардың, йокы чүлмәге!
Егет бик дорфа, ләкин кызның да тиресе калын иде. Ул хихахайлап көлде дә:
— Киләчәктә, шәт, парлап йокларбыз әле, — диде. Ул яңа ауга әзерләнә иде бугай.
Кичкә табан кыз миңа:
— Бүген өең буш, Сәрбиназ кортканы аргы оч Фатыйма әби кунарга дәшә, —  диде. — Син, дускаем, фәлән сәгатькә Равилне үзеңә чакыр.
Мин һаман егетнең тәкъдименнән айнымаган идем. «Никах укытабыз», — дип шаярмады ул. Йа Ходаем, туры юлдамы без? Адашмадыкмы без?!
Бәйләнчек Гаян җиңемнән селкеде:
— Чукрак мәллә син, Диләрә?
— Әзрәк горур бул син, Гаян.
— Нинди горурлык турында сөйлисең, дускаем? Хәзерге егетләрне көчләп үзеңә ябыштырмасаң, алар сакалы агарганда да өйләнми! Син теге заманнар белән чагыштырма, ул чакта чын егетләр олау-олау иде. Бүген яртысын, ирләр чутыннан сызып, чүплеккә генә илтеп түгәрлек. Кайсы зәңгәр, кайсы эчкече, кайсы зәгыйфь! Шушы авылда күзгә кырып салырлык бер Равил бар!
— Ул сине яратмый!
Уйланган кыз бала өчен дәлилем көчле, әмма Гаянның башында җил уйный иде.
— Директор кызын да сөйми Равил. Моңа карап кына директор апабыз өметен өзмәде. Булачак киявем дип әнә, аңа хезмәт дәресләре өстәде.
— Равилне үз өеңдә кабул ит, — дидем.
— Ай-һай, бәгырьсез син, Диләрә. Туктале…
Мин туктамадым, пычрак ерып, Сәрбиназ әбиләргә чаптым.
— Ялгызым гына йокларга куркам, әбекәй, — дидем.
Кунакка җыенган карчык ак шәлләрен чиште.
— Җәсти Патыйма үпкәләмәс, шай, — диде. — Аңа, бакчи, ияләшәсе җен-пәри анук ияләшкәндер.
…Карасуга кыш иртә килде. «Юлларга чана эзе төште», — дип хатлар язган тугани апаны элек аңламый идем. Хәзер моны үзгәртеп: «Машина эзе төште», — дисәң дөресрәк булыр, чөнки авылда атлар юк иде.
— Әйдә, машина белән Казанны урап кайтабыз, фатирыңны угрылар чишендермәгәнме? Тикшерик, — диде егет.
— Фатир исән, анда дус кызым Зәрия яши, — дидем.
— Качарга иде, ә! Утрау сакчыларыннан, дим. Сәрбиназ әби синдә кыш та кышлар микән? Хет капка төбендәге карларны көрисе иде.
Беләм, Равил очрашу көтеп тилмерә иде. Әрсезләнсәм, моның талканы коры, китәр дип пыжымладымы, әллә яратуы сабыр иттерә идеме, бүтән ул «аулак» димәде.
Беркөнне без мәктәп укучылары белән урманда чаңгы шудык. Балалар төркем-төркем агач-куак арасына сибелгәндә, мин тауга үрмәләдем. Равил дә иярде.
— Тотынышып аска очабызмы? — диде ул.
«Очышлар» шома гына үтмәде, чаңгы түмгәккә тиеп, икебез берьюлы көрткә чумдык.
— Кымшанма… — Егетнең кайнар иреннәре карлы битемнән үпте. — Мин сине яратам… Әгәр югалтсам, үләм…
Тау башында кызлар кычкырды:
— Диләрә-ә-ә Әсә-әду-улловна-а!
— Ай, күрделәр! — дидем.
— Күрмәделәр, без кар астында. Әйдә никах көнен билгелик, Диләрә! Кайчан кулыңны сорарга синең?
Кызганыч, җавабым әзер түгел.
Егет — яшел яз, мин — сары көз, ә аңа да, миңа да җайлы уртак ел фасылы табигатьтә юк иде. Ләкин йөрәкнең анда ни эше бар?! Ул яратуыннан шашынып тибә дә тибә. Аннан, нәрсәдер үзгәртергә дип маңгаен ташка орган хатын да мин идем ләбаса! Йә, үзгәрт инде. Бу очракта беркемнән дә киңәш сорама, әнә шул шашынган йөрәгеңне генә тыңла. Чынлап та, мин ирекле, дүрт ягымда — дүрт офык. Равил дип авыз суы корыткан Гаян тынычланды шикелле.
— Әй, безнең егеткәебез куркак ич, — диде кыз, җиңелүен аклап. — Армиядән качып, Карасуда сөрседе. Авыл мәктәбендә укыткан яшь белгечләрне солдат хезмәтенә алмыйлар, ди. Срогы тулгач, шәһәргә ычкына инде ул. Директор салам сыйрагын тагын җибәрә инде аңа.
Үлчәү тәлинкәсендә кат-кат үлчәдем дә тәвәккәлләдем. Сырхаулаган Сәрбиназ карчык үзәк хастаханәдә дәваланганда, аулак оештырдым. Үземчә, хәйләләп, мин язмышымны алдамакчы идем: тәрәзәләргә калын пәрдәләр элдем. Янәсе, урамга ут яктысы төшмәсен. Капкаларны терәттем, янәсе, өйдә юк саналам.
…Ул кып-кызыл роза чәчәкләре күтәреп килеп керде.
— Сагындым, — диде. Йөрәк җылымны кушып әзерләгән табыныма борылып та карамады, чалт-чылт уткабызгычларны сүндерде. Егет акылдан язган, егет шашкан иде. Кичә генә: «Көнен билгелибез», — дигән бәндә никах турында кабат сүз кузгатмады. Ә мин… Кемдер, бәлки, «их син!» дип шелтәләр. Кемдер, бәлки, «азгын» дип битемә төкерер. Ләкин үз гомерендә бер тапкыр яраткан кеше һәртөрле әр-битәрдән тыелыр. Әлбәттә, бу гөнаһымны юар өчен дәрья сулары да җитмәячәген белдем мин. Белдем, белдем! Ә үзем аның назыннан эредем-таралдым…
Йокының иң татлы бер җирендә Равил дорфа гына төртеп уятты:
— Диләрә, тор! Без янабыз!
Ничек киенгәнемне дә сизмәдем. Шкафтан документларымны гына алып өлгердем, егет мине ишеккә табан сөйрәде.
— Тиз бул, Диләрә!
Тугани апаның каралты-куралары белән өе уптым дөрләп яна иде.
— Равил! Син кит, яме! Безне бергә күрмәсеннәр!
— Әллә мин куркакмы, Диләрә? Әйдә, күршеләрне чакырып кычкырыйк, әйдә!
— Аннан ни файда?! Өй тоташ ут эчендә бит! Икебез бергә кеше күзенә чалынсак, хурлыкка төшәбез, шул гына. Кит дигәндә, кит син!
Йокы белән исергән тирә-күрше уянып чыкканда, тугани апаның йорты дөнья белән бәхилләшә иде инде. Ир-атлар күмерләнгән нигезгә көрәк белән кар ташладылар да йокы бүсәргә ашыктылар. Үлеп барган авылда бер йортның көлгә әйләнүе алар өчен зур югалту түгел иде. Аргы урамнар исә керфек тибрәтеп тә мәшәкатьләнмәде.
Ни гаҗәп, Гаян янымда бөтерелә иде.
— Әй Аллам! Кемнәр яна дисәм, сез икән лә. Карале, Диләрә, туңгансың ич син. Һай, өстеңдә дә юка икән лә. Әйдәле безгә, малай. Җәтрәк атла, — дип, ул каткан гәүдәмне этә-селкетә башлады.
Кар шыгырдады, йолдызлар салкын нур коеп җемелдәде, айның сипкелле түгәрәк йөзенә болыт итәген сөртте, тик мин боларны аңым белән тоймадым, бу манзара-күренешләр ясап куйгандай күз алдымнан гына шуышып үтте. Гаяннарда кайнар чәй эчеп җылынгач кына нинди фаҗигагә тарыганымны аңладым. Тугани апаның йортын яндырдым! Юк, аны яндырдылар! Кемнәр, йә, кемнәр?! Сарай-абзар түбәсе тулы коры үлән иде. Кәҗә генә асраса да, Мәүлидә карчык ун сыер кышлатырлык печән чапкан…
— Тегеләр төрткән, Диләрә, тегеләр. Бүтән беркемнән дә шикләнмә. Клубтан кайтышлый директор кызы өстергән, — диде Гаян, уйларымны күзләремнән укып. — Апа, апа, итенсәләр дә, синнән көнләшә ич алар. Кһым, үпкәләмә, зинһар. Равил Сәйдәшевичның сиңа сокланып караганын әллә ничә күргәннәрдер инде. Хәзерге яшьләр үчле, кызгану дигән хис юк аларда.
— Җүләр сатма, Гаян! Беренчедән, без Равил белән хезмәттәшләр, икенчедән… — Йа Ходай, ник акланам мин?! — … өй хәтле өйгә ут төртергә кызларның кулы бармас иде.
— Һи, бармас ди! Синдә Равил куна дигәннәрдер. Урамга ялангач кудырып адәм рисвае ясыйк дигәннәрдер.
— Миндә беркем дә кунмады. — Борынымны төтен исе сеңгән җиң очына төрттем. Шунда гына абайладым: тугани апаның җәйге пәлтәсен кидергән Равил. — Ишетәсеңме, Гаян, кунмады! Шулай утырган килеш кенә сездә таң аттырсам, әти-әниеңә комачауламам микән?
— Алар алгы якта йоклый ич. Хәзер сиңа да урын җәям.
Әлеге фаҗигадән умарта оясыдай гөжләгән башыма йокы керсә, мин тинтәк булыр идем. Иртәгәсен Гаяннан кышкы киемнәр сорадым.
— Син кая җыендың? — диде ул. — Мәктәпкә иртә әле.
— Казанга, әйберләреңне посылка белән салырмын, Гаян.
— Казанга?!
— Әйе. Бөтенләйгә.
— Абау, мәктәп белән хушлашмыйсыңмы?
— Юк…
— Абау! Мин нәрсә диим икән? Абау, һич көтмәгәндә бит! Мә, иске тунымны ки, муеныңа иске шарфымны чолма. Казанга еш йөрелә, адресыңны шушы кәгазь кисәгенә сызгала әле, юл хуты үзем сугылырмын.
Тугани апаның йортын яндырган бәгырьсез авылга үпкәләп киттем мин. Кинәт кенә җаным каралды, дөньям каралды. Тик Равилнең генә исеме кар кебек ак иде…

 

 

5


 — Ят инде, Алла колы! Төнката тәрәзәдән кемне күзлисең, ә? — Зәрия күзләрен уа-уа аш бүлмәсенә чыкты. — Ул Карасу дигәннәре бер дә килешмәде сиңа. Тып итеп кинәт кенә кайтып кердең. Әйттек без, авыл сиңа төс түгел, дидек. Син шәһәр кызы ласа! Әле мин авылда тусам да, анда мәңге аяк басмас идем. Балачакта потлы чиләкләре белән чишмәдән су ташытып, олау-олау печән өйдертеп бөкрәйтте авыл. Ә сине нишләтте инде ул?
«Күрәчәгем белән очраштырды. Күрәчәгем белән… Мин һаман тәнемдә аның кул җылысын тоям — бусы кыска гына бәхетем. Тугани апаның нигезендә көл өеме — бусы озын-озын хәсрәтем».
— Әллә нинди бөек кеше син, Диләрә. Фатирыңда тагын ун-унбиш көн яшәсәм ачуланмассың микән?
— Яшә.
— Мин бит әле, сердәш, бай гына ир каптырдым. Банкрот завод директоры. Банкларда акчасы тау-тау аның, тулы бер заводны чишендергән ләса. Бикәсе белән концертыма киләм, ди. Хе-хе!
Зәрия сөяркәләрен гел хатыннары белән чакыра иде. Хәйләкәр иде ул, буаны гел үзенә табан ерды. Ир, билгеле, ирексездән ике хатынны бер-берсе белән чагыштыра. Өйдәгесе сәләмә халаттан, үкчәсе тапталган иске чүәктән, ә сәхнәдә курчак кебек ясанган-бизәнгән чибәр…
Миңа Зәриянең бу гадәте ошамый иде. Әмма нишләтим, күрше белән дус — Ходайдан, диләр.
Зәрия саескан иде, сердәшләремнең һәрберсенә «кайтты» дип чыркылдады. Тик мин генә болыт сарган күк йөзедәй күңелсез. Равил шылтыратмады. Югыйсә телефонга карап күзләрем күгәрә иде. Тәүлек буе — көнен дә, төнен дә — мин аңардан: «Исәнме, Диләрәм?!» — дигән сүз көттем. Аның назларын хәтеремдә яңарта-яңарта саташып беттем. Мин, бәлки, мәхәббәт газабында туктаусыз өтелә-төтелә юләрләнер дә идем, сизгер Гөлсирә, ай-ваема карамыйча, Мәсликнең яңа танышларына әйдәкләде.
— Әзрәк җилдә җилләнерсең. Мунчада себерке белән чабынып, хәсрәтле уйларыңны кудыртырсың, — диде. — Хуҗасы белән таныш димим, танышма. Без әле ул кешенең үзен дә ярты еллап кына беләбез. Мәслик, шәп егет, дия анысы. Элек атлар тәрбияләгәнен әйткән идем бугай. Син чүт кенә языл, алайса, керпе сыман бөтәрләнгәнсең, нервыларыңа суккан, ахрысы, — диде.
Бауга бәйләгән бозау шикелле, теләр-теләмәс кенә дусларыма тагылдым. Без бистәдән ике катлы йорт турысына килеп туктадык. Капка шар ачык иде. Мәслик белән Гөлсирә машина әрҗәсендәге күчтәнәчләрне өйгә ташырга керештеләр, ә мин, телефон элемтәсе эзләп, киң ишегалдында чабулап йөрдем. Әгәр Равил шылтыратса? Ә монда телефон тоташмаса? Йа Ходаем, ник мин үз фатирымда гына утырмыйм икән?! Горурлыгымны изеп-таптап үзем төймәләргә бассам, ә? Үзем, Галәмне сискәндереп: «Сагындым!» — дисәм?
Абзар буенда кемдер шык та шык утын ваклый иде. Мөгаен, хуҗадыр. Борынга мунча исе бәрелде.
Нәкъ авылдагы төсле төтене татлы әчкелтем икән…
— Әй, абзый! Монда кесә телефоны кай тирәдәрәк тота икән?
Әйләнеп абзар артына чыктым.
— Өйдән шылтыратыгыз, Гөлсирә, өйдән. Мин хәзер мунчага бер-ике пүлән өстим дә сезнең карамакта булам.
— Гөлсирә өйдә, абзый.
Ир бөгелгән җиреннән тураеп басты. Кинәт аның кулындагы балтасы аяк очына шуды. Ул миңа текәлгән дә шаккаткан иде. Әйтерсең аның алдына күктән ниндидер җан иясе егылып төште. Маңгаена ук батырылган бүрек астында елтыраган күзләрдә нәрсәдәндер шөлләү дә, нәрсәгәдер сөенү дә бар иде.
— Исәнме... сез, Диләрә?! Сез бер дә үзгәрмәгәнсез.
— Ә син... ә сез кем?
Мин ялгыша идем, әлбәттә, ялгыша идем. Бу Илдус түгел, аңарда нибарысы Илдус чалымнары гына шәйләнә иде. Менә хәзер ул бөтенләй бүтән исем әйтәчәк.
— Мин Илдус идем, Диләрә. Карасу егетен хәтерлисезме?
— Юк! — Тавышымда тимер бәрелеп чыңлады. — Сездә элемтә начар икән.
— Ә сез өйдәге телефоннан шылтыратыгыз. Димәк, сез Гөлсирәләрнең дусты инде…
— Юк, мин сезне хәтерләмим! — Эчемдәге явыз җанвар тырный-тешли иде. — Америка белән хәбәрләшәсе иде миңа.
Монысы Илдусны да, үземне дә үртәү иде.
— Рәхим итегез, хет Җир шарының иң соңгы ноктасындагы утрау белән сөйләшегез, Диләрә.
— Рәхмәт, мин шундый утрауларның берсеннән котылдым гына әле, — дидем.
Абзарда ат пошкырган кебек ишетелде. Каядыр соңлагандай, ашыга-ашыга өйгә кердем. Зур залда Гөлсирә белән ире табын хәстәрлиләр иде.
— Син сурәтләр генә кара, без үзебез кыймылдыйбыз, — диде сердәшем һәм итәгемә альбомнар китереп салды. — Кара, кара, Илдус дөньяның кайсы гына кыйтгасында сәяхәт итмәгән. Америкада, Япониядә, Африкада, Франциядә, Италиядә. Бөтен илләрдәге ат ярышларында катнашкан егетебез.
Иңнәренә канатлар тегеп, җиде кат болытлардан очса да, минем өчен Илдус Карасудан гап-гади ат караучысы гына иде.
— Ул — оста балыкчы, — диде Мәслих, көлемсерәп. — Казансу елгасында таныштык без аның белән. Бәке тишкәндә. Кармак белән балыкны шәп эләктерә Илдус, ә хатын-кыз мәсьәләсендә йомшаграк менә. Карт буйдакны үзебез димләп өйләндерсәк кенә инде, әйеме, Гөлсирә иркәм?
Мин, йөрәгемнән кан тамыза-тамыза, энә өстендә бии идем. Мәслихнең төрттерүләре ярамны тагын да тирәнәйтә иде. Ник дәшмисең, Равил?! Карга бата-чума арт бакчадан гына качырганда, йөрәгеңне сакла, дидең. Син бу әрнү-газапларны үзең өстәп торганда, мин ничек йөрәгемә дәва табыйм соң?!
Альбомнарны аннан-моннан гына актардым, чөнки сурәтләрдә гамем юк иде. Хуҗа ачык кеше иде, ул күгәрчендәй гөрли-гөрли дуслары белән исәнләште.
— Мунча нәкъ сез кушкан сәгатькә җитеште, — диде ул, миңа күз сирпеп. Бүрек-фуфайкасын салгач, ир бетереп Илдус иде.
Гөлсирә:
— Танышыгыз, Диләрә, — дигәч, хуҗа, кулын йөрәгенә куеп, мине сәламләде. Абзар артындагы хәл-тамаша гүя булмаган иде.
— Мунчаның иң эссесе — кызларга! — диде Мәслих. — Чибәркәйләр, без сез чыгышка мәтрүшкәле чәй пешерербез, мичтә бәрәңге тәгәрәтербез. Сез ризамы?
Мин кыстатмадым, минем тизрәк Илдус күзеннән югаласым килә иде. Никләр, Ходаем, шулай соң бу?! Син теләмәгәннәр чәчрәп каршыңа чыга, ә син теләгәннәр йөзен яшерә.
Ләүкәдәге агач ләгәндә ике төрле себерке пешекләнгән иде.
— И, күр инде, ир-ат кына димәссең, бөтен төштә чисталык бу Илдусның. Сап-сары идәннәре, утыргычлары. И, шуңа акыллы гына бер хатын…
— …мине димләмә, яме! — Тизрәк Гөлсирәне бүлдердем. — Миңа ир кирәкми!
Ахирәтләрем арасында Гөлсирә иң төплесе иде, ул Зәрия сыман җанымда казынмады, имән себеркесен кайнар суга манып, кызу таш өстендә селкеде дә:
— Эсседә изрә, — диде. — Миче утын белән ягыла, сулышка җиңел. Хәер, син коры парның рәхәтен беләсең инде, тугани апаңның да мунчасы шәп.
Битемә себерке каплап елап җибәрдем. Эчемә тулган хәсрәт таштай катырса да, күз яшьләрем бозланмаган иде.
— Мунча да юк, өй дә юк, ул да юк. Мин гөнаһлы, Гөлсирә. Яраттым мин... Яшь бит ул егет, бик яшь. Акылымны җуйдым, ахрысы, юкса күрәләтә җанымны утта көйдермәс идем. Кемдер, безгә үчегеп, тугани апаның йортын яндырды. Күрмиләр-сизмиләр, дигән идем, серем җиде сандык төбендә, дигән идем. Баксаң, серне җил себерә. Мәхәббәтем гөнаһлы, шуңа ул тиз беленде.
Сердәшем кранны ябарга онытты. Кайнар су аяк табанын пешереп ага да ага иде. Гөлсирә, кулымдагы себеркене йолкып алып, мине чабарга тотынды:
— Мә сиңа! Мә сиңа! Мәхәббәттә нинди гөнаһ ди ул тагы! Яратасың икән — сөен! Димәк, син — тере, димәк, синдә җан бар! — Ахырдан Гөлсирә өстемә салкын су бөркеде. — Ой, Илдусның су савытын шартлатабыз, кран борылмаган!
— Рәхмәт, син дә миңа кушылып еларсың дигән идем.
— Ә син елама! Билгеле, йорт кызганыч.
— Ул шылтыратмый...
— Чынлап яратса шылтыратыр.
— Син «сак бул» дип кисәткән идең.
— Соң?
— Әй, нәрсә мин синең башыңны бутыйм әле! Үзең дә чабын.
— Кайсыбыз яратмаган да, кайсыбыз җан тартканыннан өзелмәгән, Диләрә. Син «сак бул» диюдән узган инде. «Нык бул» диясе кала хәзер.
— Илдус Карасудан бит, Гөлсирә.
— Әйтәм аны, бер-берегезгә сәер генә карашасыз.
— Ул яшь чагында, кунак кызы дип, мине клубтан озата иде.
—Ә-ә, имәндә икән чикләвек! Илдус идәнгә бер басасын өч баса шул.
— Мин аны яратмыйм!
— Яратма, зинһар. Сез бүген очраклы гына күрештегез. Мәслих тә, мин дә сезне танышлар дип һич уйламадык. Язмышның бер хикмәте инде бу. Илдус туган авылында, димәк ки, Карасуда йорт сала, ди. Китсә, коттеджын безгә сатачак. Шәһәр туйдырды, цивилизациядән качып читтәрәк яшисе иде.
«Карасуда йорт сала... Йорт сала... Нинди бәхетле кеше».
Мунчадан соң берникадәр йомшардым бугай, Илдуска дустанә елмайдым. Әйе, ул булдыклы ир, көнкүреше төзек-камил иде. Ә бүтән ягы мине чеметем генә дә кызыксындырмады. «Язмышның бер хикмәте шушы очрашу белән төгәлләнергә тиеш иде. Йөрәген башка кеше биләсә, хатын-кыз, «эһ» тә дими, теләсә кайсы ирнең өметенә балта чаба. Мин дә уем белән Илдусның өметләрен кистем-туракладым. Хушлашканда нигәдер аңа карадым. Юк, юк, бу ир яшьлектәге юаш, кыюсыз егет түгел иде, бүтән иде, бүтән иде ул! Карашында горур бөркет канат җилпи. «Яратсаң, аягыма егыл», — дисәм, Илдус, мөгаен, кычкырып көләр иде. Ә күзләре барыбер моңсу, моңа, әлбәттә, мин генә гаепле идем.
Фатирда миңа сюрприз әзерләнгән иде. Зәрия, роза чәчәкләре кочаклап, зыр-зыр бүлмә уртасында әйләнде:
— Котлыйм, җегет һуштан яздырыр дәрәҗәдә чибәр. Сине өч сәгать зарыгып көтте.
— Кем?! Равилме?!
— Миннән яшергән идең дә, су төбеннән үзе калыкты әнә.
— Кайда ул?!
— Кайда, кайда, имеш? Айда! Үпкәләдем әле мин сиңа, кызый. Авылда яшь кенә егет белән типтердем, димәдең шунда. Гомер бакый сәер инде син. Йә, йә, кәефсезләнмә, иртәгә тагын сугылам, диде.
Иртәгә хәтле ерак иде. «Ник мунчага бардым икән?» — дип, үз-үземне мең кисәккә өзгәләдем. Төнем шик-шөбһәләр белән буталды. «Никах укытып кушылыйк та, үзеңне рәнҗеткән Карасуга кире кайт», — дисә, нишләрмен? «Нишләрмен?» дип ник өтәләнәм икән?! Мәхәббәте хакына җир читенә китәчәк хатын ла мин!
Әмма егет: «Әйдә, авылга», — дип, миңа ташланмады. Кичә генә «Яратам!» дигән кеше минем белән салкын гына күреште. Һәм яныбызда торган Зәриядән дә уңайсызланмыйча, теле белән камчыларга кереште:
— Нишләп шыпан-шыпан Карасудан качтың?! Бала-чага төсле теге. Син җитди хатын түгел икән. Син эгоист икән! Кемгә үпкәләдең инде, җә? Электр чыбыгы иске, шуннан бүрәнәгә ут капкан. Кайсыбыз гаепле моңа?
— Ә син нишләп шылтыратмадың?
— Ха! Качкыннарга нинди шылтырату ул! Минем сиңа хөрмәтем кимеде, ханым.
— Әй, иптәш! — Зәрия озын буйлы Равилгә үрелеп-үрелеп йодрык селкеде. — Кем соң син шулхәтле, ә? Баядан бирле әтәчләнәсең, кара мыегым. Синдәй дорфа ирләрне без көнбагыш кабыгы кебек пуфылдатып төкерәбез. Бел, яме! Мин урамда һава сулыйм, талашмагыз, тыныч кына чүкердәшегез.
Егет бер кызарды, бер агарды.
— Гафу ит, Диләрә. Нервылар тузган. Чәй эчерәсеңме?
— Түрдән уз, — дидем.
Мөнәсәбәтләр яңадан көйләнсә дә, элеккеге эчкерсезлек үлгән иде. Нәрсәдер кителде… Нәрсәдер… Мин Равилдән: «Хәзер авылга кайтабыз», — дигән сүз көттем. Ә ул тузга язмаган мәзәкләр сөйләп вакыт уздырды, үзе әледән-әле беләгендәге сәгатен капшады.
— Синең бу усал өйдәшең өстебезгә кайтып кермәс бит инде, баг алмасы. Караватың киң, кил, чүт кенә ял итик, — дип, ул мине билемнән кочакламакчы иде, тәнем тартышып, читкә сикердем.
— Кагылма!
— Нишлисең син, Диләрә?! Сагынмадыңмыни?!
— Кайчан никах укытабыз, Равил? Урам аркылы мәчет...
— Никах? Ниемә соң ул? Без бит болай да бергә. Карасуны җенең сөймәсә, атна саен Казанга килермен. Машина кулда. Фатирың иркен.
— Мин Карасуны яратам, яратам, яратам! — Миңа әллә нәрсә булды: күңелем ташып тулды, йөрәгем даң-доң какты, ике күземнән мөлдер-мөлдер яшь акты. — Күлмәгеңнең төймәләрен каптыр… Чишенмә… Бар, кит! Мин Карасуны яратам. Кит, дим!
— Кич бит инде. Төнгә каршы җүнле хуҗа этен дә кумый. Үкенмәссеңме, баг алмасы?
— Әйтмә миңа баг алмасы дип. Әйтмә! — Сүзләрем теш арасында сытылды.
— Миндәй егетләр Казан урамында бер сызгырса, ун хатын муенга ябыша. Шуңа күрә үкенмәсәң генә ку син, әй, кем, Диләрә апасы. Йә, хуш иттек!
Казан урамындагы хатыннар төркемендә Диләрә исемле кеше юк иде шул. Мин — ялгыз горур, яраларым учлап, читтә тора идем.
Җитмәсә, Зәрия дә авырттырып җаныма кагылды:
— Ишек төбендә күрше подъезддагы Зина белән бакылдашканда, синең бу яшь нәстәкәең атыла-бәрелә чыкты. Зинаны үзең беләсең, һәр чибәр иргә сагыз күек сылана. «Какой ты милый», — дип, шундук моңа сарылды. Озак кеткелдәштеләр кызыл машинага сөялешеп. Иманым камил, төнгә кавыша болар. Дөресен әйткәнгә үпкәләмә, ул җегет бик мут, ахрысы. Мин бит ирләр мәсьәләсендә тәҗрибәле хатын, кешене кешедән аерам. Нәрсә, кара мыекка каты бәрелдең мәллә? Ирләр бүген дефицит, шуны онытма син. «Свиданҗа куйдыгызмы?» — дип, Зинадан сорыйммы соң, сердәш?
— Сорама.
— Мәйлең. Алайса, җегетең өчен сугыш. Яу кырында үзара кыйнашып җиңгән хатын-кыз гына ирен саклый ала. Җиңнәреңне сызган, сердәшкәем! Алга, изге көрәшкә!
Кемдер кыюсыз гына ишек шакыды. Равил! Баягысы төштәге Равил иде, бусы — чын. Әйе, әйе, мин төш күрәм, теге ямьсез сүзләр, ямьсез күренешләр төштә генә кабатлана иде. Менә хәзер егет керә дә: «Җыен, Диләрә! Без авылга кайтабыз», — ди. Ник «юк» дидем соң әле мин: яз белән көз уртасында өр-яңа фасыл бар, ул — мәхәббәт чоры. Әйдә, бәхет өч кенә көнгә, өч кенә айга, өч кенә елга сузылсын, шушы кыска гына мизгелдә бер-береңне сөеп-сөелеп яшәүләргә ни җитә!
Тиз-тиз генә кызарган күз кабакларыма пудра тидердем.
— Үзем каршылыйм, — диде Зәрия.
— Исәнмесез, апа?! Диләрәләр фатирымы?
— Син кем, кызый?
— Гаян мин. Карасудан.
— Бүген карасулар көне бугай, — дип сукранды Зәрия.
Әле генә «Равил» дип очынган күңелемнең сыкрануын басарга тырышып, Гаян белән исәнләштем.
— Тунын юллап йөри димә, Диләрә Әсәдулловна, — диде ул, башын аска иеп. — Илче мин. Директор, кайтсын, ди. Авылда хуҗасыз йортлар күп, ди. Әнә Сәрбиназ әбекәй дә ызбасын сиңа яздыра икән. Балалар сагына сине...
Сәер, Гаян бик боек иде. Башка чакта теле телгә йокмаган кызның берәр шөребе бушаган мәллә?
— Тугани апамның йортын яндырган кызларны ничек укытыйм мин, Гаян!
— Каргыйсыңдыр, иеме?
— Мәүлидә апа: «Әшәкелек кылганнарга Аллаһ хөкемдар», — дия иде.
— Шулайдыр, ие. Диләрә, синнән соң мин зерә авырдым. Йөрәк өянәге белән… Өч көн тоташ. Мәүлидә әбекәй буды…
Без Зәрия белән бер-беребезгә карашып алдык.
— Әй, кызый, синең тән температураң югары, ахрысы. Шәһәрдә грипп, — диде ахирәтем.
— …бармаклары шыр сөяк иде Мәүлидә әбекәйнең. Үзе пыш-пыш ләгънәт укый… Аның кабердәге бәддогасыннан беркем дә котылалмый, ди әнкәй. Үтерә-ә-ә ул! Син гаепле, Диләрә. Син минем юлыма аркылы төштең. Минем өмет Равилдә иде. Сез аның белән беренче көннәрдә үк иснәштегез. Суфия апасын мин китерттем урманга, энең карт хатын белән себерелә, дидем. Аннан соң сезнең арада берни дә юк кебек иде. Ә беркөнне тау астында әүмәкләшә-әүмәкләшә үбештегез. Теге төндә дә Равил белән кундыгы-ы-ыз… Артыгыздан күзәтте-ем… Мин яндырдым өегезне-е-е, мин…
— Аһ, кабахәт! — Зәрия мәче җитезлеге белән Гаянның чәченә тырнак батырды. — Каз түшкәсе йолкыгандай йолкыйм мин сине, тәмуг кисәве! Син аларга ник тыкшынасың?! Көнләштеңмени, кәкре таяк?! Һәр көнләшкән хатын йорт кадәр йортка ут төртсә, авыл-шәһәрләр өч көндә янып бетә безнең!
— Җибәр, Зәрия.
Сердәшемне көчкә Гаяннан аердым.
— Мәүлидә әбекәйнең өрәге мине барыбер буып үтерә-ә, — дип үкерде кыз. — Кичер, Диләрә, кичер, зинһар!
…Дивардагы сәгать туктаган иде. Фатирны җанландырып чың-чың суга иде ул. Хәрәкәтсез оеган угы кыл минем яралы йөрәгем турысында кадалган сыман. Урыныннан кузгалса, вакыт алга тәгәрәр иде… Йөрәккә дә җиңеләер иде… Сәгатьне борсам, тавышка Гаян уяныр. Үлән төнәтмәләре эчереп, аны көчкә тынычландырдым. Кыз, «буылам» дип, идәндә ауный-ауный елады. Һәрбер хатын-кыз — яшьме ул, картмы — яратуга мохтаҗ. Ә мәхәббәт җаннарны йә агарта, йә каралта…

 

 

 

 

6


— Уян инде, йокы чүлмәге! — Зәрия мине, караватымнан торгызып, балконга табан этәрде. — Тегеләрне тәки сагаладым, сердәш. Зина чибәр ирләрне әрәм яткыра димени! Башыңны тәрәзәдән тыгып аска кара әле. Синеке күрше подъезддан чыгып бара. Форсаттан файдаланган кара мыек. Угры төсле ялт-йолт тирә-ягына карана үзе.
Зәриянең кулыннан ычкынып балкон ишегенә сөялдем. Йа Ходай, ник бу таң атты икән? Ник мин кара төннәрдә генә батып калмадым икән?
— Әшәке син, Зәрия… Әшәке-е…
— Мин сине коткарам, тиле! Ике кырда ике куян куган ир сәләмәсе нәстәмә сиңа?! Курыкма, Зинага байлар кирәк, укытучының хезмәт хакы гына аз аңа. Ул, күрәсең, моның кесәсен угалаган да, «хәерче  икән» дип, әче таңнан артына типкән. Хәзер сөеклең базардан кызыл розалар алып сиңа йөгерәчәк.
— Барыбер син әшәке-е…
Һәр ыңгырашкан саен бәгырь җепселләрем шартлап өзелә иде.
— Ну җегетнең дә авызы пеште. Курыкма, дим, сиңа өйләнәм, диячәк ул менә. Шулай ниятләде инде кара мыек. Аннары гомер буе өстеңнән чабачак. Һи, җанкаем, миңа болар күптән мәгълүм инде. Зәрия апагыз бүген ир-ат холкы буенча Казанда иң зур белгеч.
— Ишекне ачма…
— Мәйлең. Ахырдан терсәгеңне тешләмә. Гашыйк хатын-кыз зерә куркыныч зат бит әле ул. Андый-мондый җүләрлек эшләмә тагы.
— Гаян кайда?
— Иртүк авылына тайды. Беренче автобуска өлгерим, ди. Йортыңның көлен күккә очырган имансызны нишләп гафу иттең син? Бәясен түлә, дияргә иде.
…Ярты сәгатьтән кыңгырау төймәсе чыңлады. «Ач! — диде йөрәк. — Ач, син өч көнлек бәхеткә дә риза идең, әнә ул — бусага төбеңдә. Минеке бул», — дип, аягыңа ятып ялварачак.
«Ачма! — диде акыл. — Ачма, син горур хатын идең, шул килеш кал». Кыңгырау чыңы дөбердәтү-шаку белән чиратлашты.
— Диләрә, ник дәшмисең?! Диләрә-ә-ә!
Егетнең илерүе, мөгаен, бөтен подъездга яңгырый иде. Менә кесә телефоным көй уйнарга тотынды.
Озак дөбердәтте, озак шакыды, озак шылтыратты Равил. Берзаман дөньяны тынлык басты.
— Китте, — диде посып кына балконнан күзәткән Зәрия. — Җегеткәй яртылаш бөкрәйгән. Иртән зерә туры иде гәүдәсе. Казан хатыннары белән шаярма инде син, кара мыек. Алар бәрәңге генә ашап үсмәгән.
Миңа алга табан да яшәргә, яшәргә иде… Башта сәгатькә «җан» өрдем. Гомеремнең шушы өлешен, зинһар, чаптыртып кына үт, вакыт хисапчысы.
Кышкы киемнәремнең барысы да Карасуда янды, мин шыр ялангач идем. Бәлки, тормышны кибетләрдән башларгадыр? Үзе бер юаныч, үзе бер онытылу… Хәер, кем өчен киенәм инде мин? Кайсы гына ялгыз хатын-кыз шулай уйламыйдыр. Әмма минем өчен Гөлсирә хәл иткән икән инде. Ул:
«Кибетләр әйләнәбез, җыен», — дип шылтыраткач, аның әмеренә буйсынып, студент елларында тектергән иске пәлтәмне шкафтан тартып чыгардым. Бусы да ярар иде дә… Кем өчен киенергә соң, йә?! Йорт белән бергә минем күңелдә дә көл бураны тузгый түгелмени?!
Ишекне ачсам… идәндә роза чәчәкләре бәйләме. Берсенең таҗына кәгазь кисәге кыстырылган.
«Сине югалтасым килми, Диләрәм. Хәбәр бир! Равилең». Укыдым да, тагын күзем яшьләнде. Минем дә югалтасым килмәгән иде. Килмәгән иде! Ә син, егет, югалдың, югалдың, югалдың… И  тәкъдир, мондый әрнүләргә ничек чыдамак кирәк?!
…Юл читендә Гөлсирә кул болгый иде.
— Диләрә-ә!
Учыма йомарлаган кәгазьне, вак-вак кисәкләргә ертып, чүп савытына ташладым.
— Диләрә, нихәл?! Мәслихнең машинасы ватылды, бүген безне Илдус йөртә, — диде сердәшем. — Абау, син нигә күңелсез?
— Матур әйберләргә акчам җитәр микән дип борчылам.
— Спонсорың — Илдус. Ул бик бай кеше. — Гөлсирә, алдашуымны сизсә дә, уенга борды.
Ир, машинасыннан төшеп, миңа кулын сузды.
—Исәнме… сез, Диләрә?
Ул яланбаш иде, чәче ап-ак иде. Әле генә акылларым китеп яраткан кешемнең исә чәчләре дә кара, куллары да кайнар иде… Йа Ходаем, ник мин аларны чагыштырам икән?!
— Кайсы кибеттән башлыйбыз, кызлар? — диде Илдус.
— Үзәк универмагтан, — дидем, чөнки ул якын иде. Нигәдер чигәм кысып, тыным буылды. Гүя Гаянның каһәр чире миңа да йоккан. Шәһәрдәге ыгы-зыгы, тәртипсез хәрәкәт, тызбыз чабышкан ят кешеләр миемне кайната иде. Кичер, Казаным, синнән биздем бугай. Сулык-сулык әрнегән җаным, тән кабыгыннан кубып, рәнҗеткән-елаткан Карасуына очмак була. Анда җил дә йомшак, болытлар да ак, йолдызлар да эре… Анда… Юк, бу исемне мин хәтердән сыздым. Югалды ла ул, югалды!
Сатучы кыз туннар сайлаганда, Гөлсирә:
— Мәслихнең машинасы ватык диюем ялган. Син акчам җитәр микән дигән төсле инде. Илдус бит… Соңгы мәртәбә Диләрәгә багыйм инде, ди. Шуны оныталмыйча үләрмен, ахрысы, ди. Китә данлыклы ат караучы…
—Кая?!
— Карасуына. Йорт төзеттерергә урын караштырам, ди. Төп нигезләрендә читләр икән.
—Әнә тугани апаның бакчасында салсын. Миннән рөхсәт.
—Әйт шулай дип. Илдус гаҗәеп җайлы кеше. Аның бер генә сәерлеге аптырата, ди Мәслих. Гомере буе кемгәдер бүләккә дип бала кебек тәрбияләп нәселле акбүз ат асраган, ди.
—Әкият! Алайса, нишләп шул бүләк иясен эзләмәгән ул?
—Буе җитмәгәндер, тегесе бит айда кунаклаган, ди. Аның кем икәнен үзең дә беләсеңдер, тәкәббер кыз!
Туннарны, «килешми» дип, сатучының кочагына томырдым. Җир шарын аркылыга-буйга гизгән ир, күккә җиде баскыч терәп, айдагы тәкәббер янына менәргә тиеш иде. Мөгаен, агачтан чокылган акбүз ат абзар нүешендә череп ятадыр. «Бүләкне үзең эзләп килерсең, кызый», — дип язмышлар юраган әүлиядан тагын ни көтәсең. Матур әкият, билгеле.
«Башым авырта» сылтавы белән фатирыма кайтып аудым. Җанда зилзилә купкан иде. Ирләр шундый төрле-төрле микәнни соң? Берсе «яратам» дия-дия хыянәт итә, ә икенчесе, яшьлектәге хыялына тугрылык саклап, ялгыз картая…
Кич белән автобус мине бистәгә илтеп куйды. Ике катлы таныш йортның эчендә-тышында утлар гөлтләгән: ишегалдына энә төшсә, ялтырап күренә иде. Әкрен генә абзарга атладым. Күңел һаман әкияткә ышанмый иде. Ә әкиятләр чынбарлыктан да көчлерәк икән. Яп-якты аран уртасында тышауланган акбүз ат басып тора иде. Менә ул муенын бу якка табан борды һәм төсе уңган ялларын тузгытып кешнәп җибәрде. Аның да күзләре, хуҗасыныкы кебек, моңсу иде…

 

 

 

 

2006—2007

 

 

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

 

 

Фото:  https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

 

 

 

 

Комментарийлар