Логотип «Мәйдан» журналы

“Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү”

Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган театраль-тамаша булып узды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән чараны м...


Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган театраль-тамаша булып узды. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән чараны мәскәүлеләр тәкъдим итте.



Солтан ИСХАКОВ фотосы Солтан ИСХАКОВ фотосы
Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте һәм Мәскәү шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хузур” нәшрият йорты ярдәме белән оештырылган проектны Казанда җылы кабул иттеләр.

Театральләштерелгән тамашаның төп герое – тормышыннан канәгать булмаган яшь мөселман эшмәкәре. Барлык уңышсызлыкларының сәбәбен тирә-як мохиттән генә күрергә күнеккән герой рухи эзләнүләр дөньясына кереп китә. Тамашачы геройның уйланулары аша Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән чор һәм кешелек дөньясын элек-электән борчыган күп кенә сорауларга җавап табу күренешләренең шаһите була.
Төп рольләрне танылган актер Марат Бәшәров, дин әһеле һәм “Триллионер” проекты авторы Шамил Әләүтдинов, шагыйрь һәм сценарий авторларының берсе Ренат Әбәнов, Камил Фәхретдинов, Рөстәм Мостафин башкарды.
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар