Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов "Вера" («Иман») документаль фильмын карауда катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында, Мәскәү татар милли һәм дини җәмәгатьчелеге вәкилләре белән берлектә, "ВИАНЖ Продакшн"ның яшь татар кинематогра...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында, Мәскәү татар милли һәм дини җәмәгатьчелеге вәкилләре белән берлектә, "ВИАНЖ Продакшн"ның яшь татар кинематографистлары төшергән "Вера" документаль фильмын карауда катнашты.
Фото http://tatarstan.ru/tat Фото http://tatarstan.ru/tat
Хронометражы 52 минут тәшкил иткән "Вера" документаль картинасы безнең заман геройлары турында бәян итә. Аерым алганда, фильмның эпизодларының берсе Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган. Анда Татарстан Республикасының беренче президенты М.Шәймиев бүгенге Татарстан территориясендә гамәлдә булган традицион диннәрнең һәркайсын саклау, аларга карата хөрмәт күрсәтү өчен күпме тырышырга туры килү турында сөйли. Храмнар торгызылды, синагогалар ачылды, мәчетләр реставрацияләнде. Минтимер Шәймиев, күп гасырлык яхшы күршеләрчә мөнәсәбәтләр саклануы үзгәртеп корудан соңгы гади булмаган чорда җиңеп чыгу мөмкинлеге бирде, дип таный фильмда.
Тормышы үрнәк итеп китерелгән төп геройлар арасында - Россия Герое Ильяс Дауди.
Бу документаль фильмда Көньяк полюска барган татарстанлы-дайвинглар да сурәтләнә. Алар – белеме, яше, дине буенча төрле булган кешеләр - үзләре белән Антарктидага Коръән дә, Тәүрат та, Казан Мәрьям Ана иконасын да алып барды - бу толерантлыкның тагын бер яхшы үрнәге, дип ассызыклый фильм авторлары.
Фильмны караганнар соң Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр ассызыклап үткәнчә, бүген мондый фильмнар яшь россиялеләрдә ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү өчен кирәк.
Татарстан Президенты проект авторларына иҗади уңышлар теләде һәм замандашларыбыз - "безнең заман геройлары" турында сөйли торган мондый фильмнар федераль каналларда трансляцияләнсә начар булмас иде, дигән фикер белдерде.
ТР Президентының матбугат хезмәте, «Татарстан - Новый век» («ТНВ») телеканалының Мәскәүдәге филиалы мәгълүматына таянып, шул хакта хәбәр итә.

Комментарийлар