Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдән рекордлы яңгыр Татарстанга килеп җитәчәк

Киләсе чәршәмбедә Мәскәүгә айлык явым-төшем нормасының яртысы төшәчәк. Яңгыр озак явачак, ул тәүлек буе дәвам итәчәк. Яңгыр Татарстанга килеп җитәрме... «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында профессор...

Киләсе чәршәмбедә Мәскәүгә айлык явым-төшем нормасының яртысы төшәчәк. Яңгыр озак явачак, ул тәүлек буе дәвам итәчәк. Яңгыр Татарстанга килеп җитәрме... «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев моңа ачыклык кертте.umbrella-2863648_640
«Бездә мондый көчле явым-төшем булмаячак. Без бу циклонның көнчыгыш перифериясендә генә калырга мөмкинбез, безгә бу явым-төшемнең кырые гына эләгү ихтималы бар. Әмма РФ Гидрометеорология идарәсе фаразына караганда, якын арада Казанда көчле яңгыр көтелми», - диде ул.
Федераль мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бүген Мәскәүдә көчле яңгыр явачак. Урыны белән яңгыр җепшек кар белән аралашырга мөмкин. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 21 апрельдә Татарстан башкаласында көндез 5 мм явым-төшем көтелә. Шундый ук явым-төшем төнлә 22сеннән 23 апрельгә фаразлана. Бу гадәти яңгырлар булачак», — дип тәмамлады КФУ профессоры.
 

Фото: https://pixabay.com/


https://tatar-inform.tatar/news/ecology/20-04-2021/m-sk-d-n-rekordly-ya-gyr-tatarstanga-kilep-it-ch-k-5820546

Комментарийлар