Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә татар теленнән тәрҗемәчеләрне әзерли башлаячаклар

Максим Горький исемендәге Әдәбият институты татар теленнән тәрҗемәчеләрне әзерләү төркеменә укучыларны җыю турында игълан итте.Яңа уку елыннан башлап Мәскәүдәге Әдәбият институтында татар теленнән әдә...

Максим Горький исемендәге Әдәбият институты татар теленнән тәрҗемәчеләрне әзерләү төркеменә укучыларны җыю турында игълан итте.103137


Яңа уку елыннан башлап Мәскәүдәге Әдәбият институтында татар теленнән әдәби текстлар тәрҗемә итүчеләрне әзерли башлаячаклар. Институтның беренче проректоры, профессор Людмила Царева әйтүенчә, беренче елда төркемгә 5-10 кеше алырга телиләр. Уку бушлай булачак һәм федераль бюджеттан финансланачак. Татар теле белгечләрен нәфис тәрҗемә кафедрасында әзерләячәкләр.
 


"Безнең гадәтләнгән практика буенча, әгәр дә бу төркем кирәклеген акласа, биш елдан соң яңа төркем җыя башлаячакбыз", - ди проректор.
 
Чыганак: http://www.business-gazeta.ru

 

Комментарийлар