Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә Татар театраль студия ачылачак

8 февральдә Мәскәүдә "Хәят" Татар театраль студиясе эшли башлаячак. Бу хакта "Татар-информга" студияның Арт-директоры Динара Корбанова хәбәр итте."Безнең максатыбыз - Мәскәүдә татар театрын булдырып,...

Мәскәүдә Татар театраль студия ачылачак
8 февральдә Мәскәүдә "Хәят" Татар театраль студиясе эшли башлаячак.
Бу хакта "Татар-информга" студияның Арт-директоры Динара Корбанова хәбәр итте.
"Безнең максатыбыз - Мәскәүдә татар театрын булдырып, телебезне саклап калуга үз өлешебезне кертү һәм студиябезгә килүчеләргә иҗади максатларына ирешергә ярдәм итү", - дип әйтте Динара Корбанова.
Студиянең директоры сүзләренчә, дәресләр актёрлык осталыгы, сәхнә хәрәкәтләре нигезләре, ораторлык осталыгы һәм тавышны дөрес кую юнәлеше буенча уздырылачак. "Программага кертелгән дәресләрнең һәрберсе 2,5 сәгать барачак", - диде Динара Курбанова.
"Студиядә актёр, режиссёр, педагог, ГИТИСны тәмамлаучы Айнур Сафиуллин белән алып баручы, шоумен, актёр, КВНның Мәскәү татар лигасы директоры Динар Сәләхов укытачак", - диде Динара Корбанова.
Дәреслар Мәскәү, Кече Кисловский урамы, 6/5 йорт адресы буенча сәгать 19:00дан алып 21:30га кадәр уза торган булачак.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/24/179432/

Комментарийлар