Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә Ринат Мөхәммәдиевнең яңа китабы тәкъдим ителә

18 октябрь көнне Мәскәүдә Әсәдулла йортында урнашкан Татар мәдәнияте үзәгендә Ринат Мөхәммәдиевнең “Күзачкысыз буран” исемле яңа китабын тәкъдим итү чарасы узачак.Язучы әлеге әсәрендә төрки халыкларны...

18 октябрь көнне Мәскәүдә Әсәдулла йортында урнашкан Татар мәдәнияте үзәгендә Ринат Мөхәммәдиевнең “Күзачкысыз буран” исемле яңа китабын тәкъдим итү чарасы узачак.
p21__1__rinatmuxammadiev
Язучы әлеге әсәрендә төрки халыкларның туганлык тамырлары, узган юлы һәм бүгенгесе турында уйланырга мәҗбүр итә, хәзерге катлаулы шартларда дуслык, туганлык һәм үзара ярдәмләшеп яшәү кирәк дигән идеяне алга куя.
Р.Мөхәммәдиев - “Беренче умырзая”, “Ак кыялар турында хыял”, “Кенәри - читлек кошы”, “Сират күпере", “Утлы таба өстендә”, “Алланың кашка тәкәсе" һ.б. романнары, повестьлары белән танылган язучы. Аның татар, рус һәм дөньяның башка телләрендә басылган 3 дистәдән артык китабы бар.
 

Комментарийлар