Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә, Муса Җәлилнең кызы катнашында, концлагерьларның элеккеге тоткыннарын искә алдылар

Кичә, 11 апрель көнне, фашистлар концлагерьлары тоткыннарын искә алу халыкара көнендә, Мәскәүдә Татарстан Республикасының РФ дагы Тулы вәкаләтле вәкиле инициативасы буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил һәй...

Кичә, 11 апрель көнне, фашистлар концлагерьлары тоткыннарын искә алу халыкара көнендә, Мәскәүдә Татарстан Республикасының РФ дагы Тулы вәкаләтле вәкиле инициативасы буенча герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
DSC_3314
Бу чарада Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәреев, Мәскәүдә Татарстан якташлыгы вәкилләре, Депутатлар советы һәм «Зябликово» муниципаль округы ветераннар советы вәкилләре, И.Н.Кожедуб исемендәге 2092 нче мәктәп укучылары, Тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек катнашты.
Чулпан Җәлилова сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, февральдә янә Германиядә, әтисе һәм аның тарафдарлары җәзалап үтерелгән урында, булган. "Бу фаҗигале вакыйгаларны мөмкин кадәр озаграк истә тотсыннар иде, бигрәк тә яшьләр", - дип өстәде ул.
Чарада Азат Әхтәреев Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап, Татарстанның Тулы вакаләтле вәкиллеге һәми Татарстан якташлыгы заказы буенча эшләнгән истәлекле медальләр һәм герой шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилованың мөрәҗәгатен тапшырды.
 
 
http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар