Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә Минтимер Шәймиев турында китап тәкъдим ителә

Мәскәүдә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган китап тәкъдим ителәчәк. “Молодая гвардия” нәшриятының “Жизнь замечательных людей. Биография продолжается...” сериясендәге чиратт...

Мәскәүдә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган китап тәкъдим ителәчәк.
img-20140120090836-261
“Молодая гвардия” нәшриятының “Жизнь замечательных людей. Биография продолжается...” сериясендәге чираттагы китабының төп каһарманы бүген Мәскәүгә чакырылган. Бу хакта Татар-информ МА яза.
“Сезнең алда – гади китап түгел, гади биография түгел. Эш каһарманның күренекле шәхес булуында гына түгел. Бервакыт Британия Премьер-министры Бенджамен Дизраэли: “Тарих китапларын укымагыз, биографияләр генә укыгыз, чөнки аларда чын тормыш, теориясез”, дип әйткән. Шул ук вакытта кеше биографиясе белән ватан тарихының тыгыз үрелеп баруына тагын да кулайрак мисал табуы авыр. Шуңа Минтимер Шәриповичның туры сөйләме һәм аның фикердәшләре, дуслары һәм туганнары хатирәләре, Татарстан “тормышы” белән табигый кушылган”, дип билгеләп үтелгән китапның сүз башында.
Китап башлыча Татарстан Дәүләт киңәшчесе ярдәмчесе, матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр атказанган хезмәткәре Нурсия Шәйдуллина һәм танылган журналист Игорь Цыбульский белән берлектә язылган.

Комментарийлар