Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәүдә Җиңү көнен бәйрәм итүгә 300 млн сум чамасы акча киткән

Кызыл мәйданда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган хәрби парад соңгы 3 елда иң арзаны булган. Бу техника санына һәм оештыру чыгымнарына да карый, дип хәбәр итә РБК.2016 елда РФ Оборон...

Кызыл мәйданда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган хәрби парад соңгы 3 елда иң арзаны булган. Бу техника санына һәм оештыру чыгымнарына да карый, дип хәбәр итә РБК.
2016 елда РФ Оборона министрлыгы парадка 10 мең хәрбине, 71 самолет һәм вертолет, 135 берәмлек җирдә йөри торган техника билгеләгән.
295,7 млн сум – Кызыл мәйданда бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар үткәрүгә игълан ителгән тендер шул күләмдә. Бу сан узган елгы чыгымнардан 3 тапкыр азрак. Ул вакытта ведомство хәрби парад һәм концерт оештыруга 810 млн сум сарыф иткән булган.
_____________8

Комментарийлар