Логотип «Мәйдан» журналы

Мәскәү татар яшьләре "Мәскәүдә Тукай көне" акциясе игълан итә

Мәскәү татар яшьләре "Мәскәүдә Тукай көне" акциясе игълан итә. Бу хакта башкала яшьләренең "Татар портал" сайты хәбәр итә. Фото: Михаил ЗахаровТатарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәка...

Мәскәү татар яшьләре "Мәскәүдә Тукай көне" акциясе игълан итә. Бу хакта башкала яшьләренең "Татар портал" сайты хәбәр итә.
0108
Фото: Михаил Захаров
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм вәкиллек каршындагы Яшьләр шурасы "Мәскәүдә Тукай көне" (#деньтукаявмоскве) акциясен башлый. Катнашу өчен татарның бөек шагыйре тормыш юлы яисә иҗаты белән бәйле фото яки видео белән социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәләрдә мәгълүмат урнаштыру шарт. Алар #деньтукаявмоскве #полпредствотатарстана #tatyashlare хештегы белән күрсәтелергә тиеш.
Иң яхшы дип табылган текст авторларына 26 апрельдә Г.Тукай һәйкәле янында истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Шулай ук 26 апрельдә, Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 132 ел тулган көнне Мәскәү татар яшьләре шагырь һәйкәленә чәчәкләр китерәчәк.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар