Логотип «Мәйдан» журналы

Менделеевск шәһәрендә Лилия Гыйбадуллина белән очрашу узды

Татар китапханәсе, “Мирас” татар гимназиясе белән берлектә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия, «Бэлла» халыкара рус-итальян әдәби премиясе лауреаты, 7 китап авторы, “Мәйдан” журналының җаваплы сәркатибе Лилия Фәис кызы Гыйбадуллина белән әдәби очрашу уздырдылар.

Очрашуда шәһәр мәктәпләреннән татар балалары, укытучылар, китапханәчеләр, “Ядкарь” әдәби-иҗади клубына йөрүчеләр һәм шигърият сөючеләр катнашты.
“Мирас” татар гимназиясе директоры Рафаэль Рафакович Хаматшин кичәне ачып җибәреп, мондый чараларның яшь буынны тәрбияләүдә мөһимлеген ассызыклап, катнашучыларга уңышлар, оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
Лилия Фәис кызы үзенең балачагы, шигърият юлларына алып кереп киткән мәктәп еллары турында сөйләде, китапларының язылу һәм басылу тарихларын бәян итте, тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Автор бик күркәм итеп үзенең шигырьләрен укуы белән һәркемне сокландырды.
1 нче урта мәктәп укучылары Иванова Эвелина, Фәттахов Нияз, “Мирас” гимназиясе укучысы Әхмәтгәрәева Рания Лилия Гыйбадуллина шигырьләрен укыдылар, 5 сыйныф укучылары күмәк җыр җырлап, кичәбезне ямьләделәр.
Гөлниса апа Евдокимова авторга изге теләкләрен җиткерде.
Лилия Фәис кызы Гыйбадуллина ягымлылыгы, җылылыгы белән барлык катнашучыларны рухландырды.Очрашудан алган якты хисләр - караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр.

 

Гөлназ Хафизова,

Менделеевск шәһәренең татар китапханәсе мөдире

 

Фото: Гөлназ Хафизова

Комментарийлар