Логотип «Мәйдан» журналы

Менделеевскида «Син – уникаль!» бәйгесенең җиңүчеләре ачыкланды

Менделеевскида мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Син – уникаль!» II республика конкурсы узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Бәйгегә Яр Чаллы, Казан, Кукмара, Нурлат, Лениногорск, Менделеевск, Ала...

Менделеевскида мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Син – уникаль!» II республика конкурсы узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бәйгегә Яр Чаллы, Казан, Кукмара, Нурлат, Лениногорск, Менделеевск, Алабуга, Әгерҗе, Түбән Кама, Мөслим, Актаныш, Мамадыш, Арча районнарыннан, Җәлил поселогыннан 250дән артык бала катнашты.
7798
«Миләшкәй» базасында финалистларны, ата-аналарны һәм педагогларны, кунакларны район мәгариф Идарәсе вәкилләре – мәктәпкәчә мәгариф буенча методист Эльвера Миниголова, кадрлар һәм аттестация эшләре буенча методист Татьяна Нигъмәтҗанова, бакча мөдире Венера Камаева сәламләделәр.
Финалда 11 малай һәм кыз дүрт номинациядә үзләренең талантларын күрсәттеләр. Тамашачы узган елда да катнашучы Аким Володинның (Түбән Кама) «Танып белү үсеше»: «Дөнья илләре» номинациясендә картадан ориентлаша белүенә сокланды. Нурлаттан Аида Абдулганеева «Физик үсеш» номинациясендә залдагыларны һәм жюри әгъзаларын фигуралы шууы белән шаккатырды.
Менделеевлылар Максим Хайров (10 нчы балалар бакчасы), Ясминә Гыйлемханова (1 нче), Рамил Шәрипов («Миләшкәй») барысын да сирәк очраучы хайваннарны яхшы белүләре, образлы фикерләү сәләте үсеше, кеше организмы органнарын дөрес билгеләүләре белән танылдылар.
Җиңүчеләргә «Син-уникаль!» медальләре, дипломнар, истәлекле бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды.
Фото: mendeleevskyi.ru/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/24/181474/

Комментарийлар